Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә кайсы дин өстен?


Газетада Фирдәвес Хуҗинның “Конфессияләр тату яшәсен” дигән язмасы урын алган. Биредә Европада булып узган тәре йөрешләре турында язылган. Тарихта җәмгысе 12 тәре явы оештырылган икән. Аның алтысы эреләрдән санала, ди автор. Тарихи мәгълүматларга караганда, Тәре яулары Европа һәм Азия, Африканың төньяк – көнчыгыш өлешен дер селкетеп торган.

“Хәзерге заман гомумкешелек кыйммәтләреннән чыгып караганда, ул берничек тә аклана алмый. Моны ХХ гасырда дөнья католикларының башкаласы Ватикан тәхетен җитәкләгән Иоан II яхшы аңлаган. Шулай булмаса, ул Урта гасырлар инквизиторлары тарафыннан әллә кайчан кылынган кешелексез җәбер-золымнар өчен илләр вә халыклардан гафу итүләрен сорамас иде. Ул хәтта бөтендөнья мөселманнарының җыелу урыны булган Мәккәгә барып тәүбә дә итте”, ди Фирдәвес Хуҗин.

Гомумән алганда, “Конфессияләр тату яшәсен язмасы” Европада булып узган Тәре яулары белән башланып китсә дә, алга таба сүз Мәскәүнең төрки халыкларга карата алып барылган көчләп чукындыруы турында сөйләнә.

“Мәскәү патриархаты буйсынындырган халыкларны христиан диненә күчермичә торып, тулаем уңышка ирешеп булмаячагын яхшы аңлый. Татар вә башка “кече” милләтләрне чукындыру башлана. Чукындыру отрядлары, милләттәшләребезне “сындыру” өчен бәкеләргә сала, дарларга аса һәм башка төрле үлем газапларына дучар итә, тик барыбер теләкләренә ирешә алмыйлар – татарлар мөселманлыкларыннан ваз кичми”, дип яза автор.

Фирдәвес Хуҗин урыслаштыру, христианлаштыру сәясәтенең бүгенге Русиядә һаман да дәвам ителгәнлегенә басым ясый. Моның бигрәк тә дәүләт җитәкчеләренең гамәлләре аша чагылуын искәртә ул.

“Еш кына телевидение экраннарыннан дәүләт тотучы ирләрнең правослау чиркәүләрендә патриарх һәм митрополитлар белән янәшә басып, өч бармаклап чукынуларын күрергә туры килә. Янә килеп, берәрегезнең Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең мәчеткә кереп намаз укыганын күргәне бар?”, дип сорау куя автор.

Язмада күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән Русия патриархы Алексий II турында да әйтелә.

Тик шулай да күңелдә бер төер калды: татар - мөселман дөньясы, милләтнең зыялылары аннан понтифик Иоан Павел II католикларының Урта гасырлардагы Тәре походларыннан җәбер-золым күргән халыклардан гафу үтенгән кебек, Казан һәм башка ханлыклардагы халыкларга Явыз Иван һәм аның варислары оештырган канлы яулар һәм көчләп чукындырулар өчен гафу сорар дип көткән иде – булмады”, дигән Фирдәвес Хуҗин.


“Алтын Барс”ка кемнәр атлана?

Әлеге язма авторы Айзат Шәймәрдәнов “Татар җыры – 2008” бәйгесенә күзәтү ясаган. Концертның беренче көнен автор “Бәбкәләр фабрикасы" дип бәяли.

“Сәхнәдә бер-бер артлы яшьләр чыгыш ясый башлагач, шактый сәләтле вә өметле икәнлекләрен халык шундук тоемлап алды. Ләкин чыгышлар әллә ни истә калмады, тик бу вакытлыча күренеш дип уйлыйм. Башкарылган җырларны радио, ТВ даими әйләндерә башлагач, көтелмәгән җырлар да хитка әверелә, дип Айзат Шәймәрдәнов.

Фестивальнең икенче көнендә узган концертны автор “җанлы” тамаша буларак бәяли. “Тере” тавыш кына булганда “җанлы”, милли рухлы концерт була икән ул, ди.

Сүз уңаеннан Айзат Шәймәрдәнов быелгы “Татар җырында” альтернатив музыкага игътибар бөтенләй булмаганны да искә ала.

“Ничек кенә булмасын, татар альтернатив музыкасы үсә, киң колач җәя бара, аны инкярь итеп булмый. Өч-дүрт номинация бу төр юнәлешкә дә бүленеп бирелергә тиеш. Бу очракта ике як та отар гына иде”, дип язмасына йомгак ясый Айзат Шәймәрдәнов.


Заманча “Шалкан”

Эльвира Фатыйхова татар дәүләт “Әкият” курчак театрында яңа гына сәхнәгә куелган “Шалкан” әсәре турында яза. Шулай ук театр, андагы мохитны тасвирлап уза. Автор театрда татарча әсәрләрнең аз куелуына игътибар итә. Шул уңайдан театрның сәнгать җитәкчесе Сиринә Латыйповага мөрәҗәгать итә.

Без бүген үк татар спектакльләре санын арттырырга риза. Әмма ул спектакльләргә йөрүче юк дәрәҗәсендә. Менә рус спектакльләренә билетлар бер ай алдан сатылып бетергә мөмкин. Әле болай да сирәк күрсәтелүче татар спектакльләренә дә билетлар күп сатылмый. Дөрес, бар җирдә дә татар телен үстерү хакында сүз бара, ләкин, ни өчендер, ата-аналар үзләре үк балаларын татар спектакленә җитәкләп килергә атлыгып тормый. Безгә килеп, татарча спектакльләр күбрәк булсын дип, теләк белдерүчеләр бар, ләкин шулар үзләре үк театрга сирәк йөри яисә бөтенләй йөрми. Бу бездән тормый, аңлагыз”, дип җавап бирә Латыйпова сәнгать җитәкчесе Эльвира Фатыйховага.

Журналист бу фикергә карата болайрак яза. “Әлбәттә, бу җитәкчелектән тормый. Актерлар буш залга спектакль күрсәтеп утыра алмый, билгеле. Ни өчен татар халкы шундый пассив икән ул, ә? Үзем йөри башлыйм татарча спектакльләргә! Кеше саны өчен булса да! “, дип белдерә Эльвира Фатыйхова.

“Матбугат.ру” “Татнет” бүләгеннән баш тартты

Мәкаләне искә алынган сайтның хуҗасы Данил Сәфәров язган. Башта сәхифә хуҗасына “Татнет” бүләгенә лаек булуын хәбәр итәләр. Бүләкне алыр өчен паспорт, ИНН, иминият полисы күчермәсен дә соратып алалар. Автор әйтүенчә, теркәлү вакытында сайтның исемен таба алмыйлар. Тәбрикләүләрнең рәсми өлешендә “Матбугат.ру”га бүләк тапшыручы булмый. Ахырдан гына “Матбугат” ның “Туган тел” номинациясендә махсус бүләккә ия икәнлеге билгеле була. Техник сәбәпләр аркасында гына исемлектән төшеп калганнар икән.

“Шунысы кызык: ни өчен миннән паспорт, ИНН, иминият полис кебек “интим” документларның копияләрен сораганнар? Ансыз бухгалтерия диплом бирергә рөхсәт итми микәнни? Теге мәзәк искә төште: бер милләт вәкиле буш конверт бүләк иткән, ди. Хатыны үпкәләгәч, “Ник, конвертның да бәясе бар бит инде?” – дип аптыраган ире. Монда да шундыйрак хәл. Дипломның рухи мәгънәгә ия бүләк икәнен мондагылар белми, бугай. Аңа матди бүләк итеп карыйлар. Аны алыр өчен, аерым килергә, хисап өчен документ копияләрен кыстырырга һәм, күрәсең, әле кул куеп алырга кирәктер. Мин дипломны алмадым дип, аларны соңыннан мәхкәмәгә бирсәм?! “Бүләк” чыгымнарын кем каплар? Дөрес, оештыручы егет гафу үтенде”, дип яза “Матбугат” сайты хуҗасы Данил Сәфәров.


“Безнеңчә” сүзлек

Хат авторы Фәридә Гыйльманова чыгарылыш сыйныф укучылары белән бергәләшеп төзегән “сүзлек” тәкдим итә. Шуннан кайбер өзекләр:

“Тәгәрмәчкә таяк тыгу – ашханәгә йөгергәндә, артыңнан бар ишекләрне ябып бару”, “кызыл әтәч җибәрү – мең дә бер хаталы диктант”, “ Ындыр артлатып кына йөрү – директор күзенә чалынмаска тырышу” һ.б.

Ышанмыйк ырымнарга

Хат авторы Салих Зиннәтов халык арасында киң таралган ырымнарга ышанмаска кирәклеген искәртә. Кич белән тырнак кисмә, диләр. Элек бит ут булмаган, шуңа күрә тырнак ашамлыкка төшмәсен дип әйтелгәндер бу. Кич белән әҗәткә акча бирмә дигәннәре дә шул ук сәбәп буенча”, ди автор.

Без мөселманнарның хәлләре яхшы, урысларныкы авыр...

“Иманга юл” сәхифәсендәге “Кешеләр сөенече – ахирәтләр шатлыгы” исемле язма да урын алган. Анда вафат булган кешеләрнең төшкә керүләре, төрле могҗизалы хәлләр турында сөйләнелә.

“Ирем Назыйм күп еллар авылда бригадир хезмәтен башкарды. Касыйм абый идарәдә – бухгалтер. Хәзер вафат. Касыйм абый Назыймның төшенә керә. Назыйм:

– Касыйм абый, хәлләрең ничек? – ди.
– Касыйм дустым, без мөселманнар хәле яхшы, урысларныкы авыр, ди“, дип яза Нәгыймә Садыйкова.

XS
SM
MD
LG