Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортазин Шәймиевның сәламәтлеген тикшерергә чакыра


Шәймиевның элекке сүзчесе Ирек Мортазин Татарстан президентының тикшерүгә җибәрелүен таләп итә.

Мортазин Миңтимер Шәймиев үлеме турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләнә. Хәзер ул, яла ягу гаепләвен кире кагырга теләп, Шәймиевның ялда вакытта саулыгы нинди булуы турында мәхкамә-медицина тикшерүен үткәрергә кирәк дип белдерә.

Татарстан президентының үлеме турында имеш-мимешләр интернетта, Шәймиев Төркиядә ялда булганда чыкты. Ул вакытында ялдан кайтмагач, аның үлеме турында сөйләшүләр тагын кызып киткән иде.

Мортазин Прокуратураның тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать иткән дип хәбәр ителә. Анда ул 11-25 сентябрьдә Шәймиевның хәле начарланып китү фактының булу-булмавын тикшерергә сорый.

Тикшерү комитеты вәкиле Эдуард Абдуллин, мондый чара тикшерүчеләр кирәк дип тапса һәм зыян күргән кеше, ягъни Миңтимер Шәймиевның үзенең рөхсәте белән генә үткәрелә ала, дип хәбәр итте.

Татарстан президентының сүзчесе Айрат Зарипов, Мортазинның тәкъдимен ахмаклык дип атады. Бу хакта Newsru.com сәхифәсе хәбәр итә.

Мортазинга каршы җинаять эшләре ялга ягү, шәхси тормышка тыкшыну, шулай ук көч куллану белән бәйле социаль катламнар арасында нәфрәт тудыру мәддәләре белән ачылган иде.

Шул ук вакытта агентлыклар хәбәр иткәнчә, Ирек Мортазин Татарстанда 2009 елның 1 мартына билгеләнгән парламент сайлауларында бәйсез нәмзәт буларак катнашырга тели.
XS
SM
MD
LG