Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан яңа ел рухында


Башкортстанда һәр гаиләдә генә түгел, ә һәр оешмада, һәр ширкәттә дә яңа ел җитеп килүе ныграк сизелә.

Хәер, сизелми хәле дә юк, санаулы гына сәгатьләр калып килә бит 2009 елга аяк басарга да. Республика җитәкчеләре дә бу елга йомгаклар ясап калырга ашыга. Киләсе ел Русиядә яшьләр елы дип игълан ителү уңаеннан, Башкортстандагы елны да шул юнәлештәге бер исем белән атау кулай булыр дип уйладылар. 2009 ел Башкортстанда яшьләрнең башлангычларына ярдәм итү һәм үстерү елы дип игълан ителде.

Башкортстанда яңа ел бәйрәме рухы бу атна башыннан ук сизелә башлаган иде инде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чыршы бәйрәмнәре оештырылса, күп кенә хезмәт коллективларында яңа ел кичәләре үткәрелә.

Шулай да быелгы яңа ел элеккеләреннән бераз киеренкерәк каршы алына. Ни өчен дигәндә, әлеге дә баягы дөньякүләм икътисадый төшенкелек тәэсир итми калмый. Кайбер хәбәрләргә күрә, зур шәһәрләрдә халыкның каршылык чараларына чыгуы ихтимал. Чөнки нәкъ менә яңа ел алдыннан кайбер эре ширкәтләр үз эшчеләрен һәм хезмәткәрләрен кыскарта башлады. Ачның ачуы яман, дигәндәй ризасызлык чаралары башлануы әллә кая китми. Бу хакта атнакич Башкортстан телевиденисенә биргән әңгәмәсендә Башкортстан эчке эшләр министры Игор Алешин да искәртте.

“Социаль киеренкелек артып, халык урамнарга чыга башласа, милиция хезмәткәрләренең төрле бүлекләрен бер урыннан икенче урынга - пикетлар, митинглар булган урыннарга күчереп йөртүгә әзерлек алып барыла”, дип ачыктан-ачык белдерде ул.

Уфага керүче зур юлларда милиция хезмәткәрләре бермә-бер артты. Моны башкорт районнарынан автобусларда республика хакимиятләрен яклау өчен халык китерелә икән. Менә шул автобусларны кертмәү өчен дә, хокук хезмәткләрләре саны кискен арттырылган, дип фараз итүчеләр бар. Шушы хакта белү өчен, без Башкортстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы урынбасары полковник Галия Гайнетдиновага мөрәҗәгать иттек. Әмма ул бу фаразны кирек какты һәм “бу ел саен, яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, була торган иминлек чараларын көчәйтү күренеше генә, дип белдерде.

Шулай да 29 декабрь көнне Уфада 1 мең милиция хезмәткәре, төрле махсус техника, автомашиналар катнашлыгында зур парад үтәчәген әйтте Галия Гайнетдинова. Ләкин моның барыбер үз гыльләсе бардыр күрәсең. Көч-куәт йодрыгының никадәр саллы булуын күргән халык, урамга каршылык чарасына чыкканчы, туксан тугыз тапкыр уйлап карарга мөмкиндер.
XS
SM
MD
LG