Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Лаеш шулпасы” көннәре җитте


Казан шәһәрендә җирле хакимиятләрдәге 253 кеше, 23 машина кыскартылган. Сәфәрләргә һәм элемтә чыгымнары нык чикләнгән.

Казан шәһәре рәсмиләре белдерүенчә, бу чаралар 2009 елда 300 миллион сумга якын акчаны янга калдырып, аның бер өлеше балаларның сәнгать һәм музыка мәктәпләрендә укуы өчен түләүне арттырмаска тотылачак.

Шулай ук Казан рәсмиләре мәктәпләрдә туклану бәясен дә күтәрмәскә һәм балалар бакчаларына өстәмә ташламалар кертергә җыена.

25 декабрь көнне булган Казан думасы утырышы алдыннан шәһәр башлыгы Илсур Метшин урта һәм кече бизнес алып баручыларга да үзенә күрә бер ташламалар кертеләчәге турында игълан итте.

“Хакимияткә караган биналарда аренда өчен түләүне 25%-ка киметү турында карар кабул ителде. Ул урта һәм кече бизнес белән шөгыльләнүче 865 ширкәткә кагылачак. Алар башкалада 152 мең кв.м мәйданны кулланып торырга алган.

Бу җитди адым, дистәләгән миллион сум керемнәрне чикләү булса да, безнең икътисадчылар исәпләвенчә, эш урыннарын һәм бизнесны саклап калу зуррак әһәмияткә ия”, диде Метшин.

Бу хәбәрне эшмәкәрләр зур шатлыклар белән сөенеп кабул итергә тиеш иде кебек. Әмма, кайберәүләр фикеренә күрә, бизнесны коткарып калуда бу адым алай ук ук нык терәү булмаска да мөмкин.

Чөнки, эшкуар Билал әйтүенчә, шәһәр үзәгендәге бина хуҗалары - арендага бирүчеләр өчен бу файдага булмаячак. Алар керемнәрен югалтачак. Бүгенге көндә Казанда бина төзеп куеп җирне хосуыйлаштыра алмаганнар әз түгел. Шуңа күрә андый биналар да шәһәр хакимиятенеке булып исәпләнә.

“Үземдә булган мәйданны арендага бирәсем килсә, мисал өчен шәһәр үзәгендә, бер кв.м 1000 сум тора ди, аны берәү 700 сумга алырга теләсә, мин акчамны югалтам бит. Ә кулланып торырга алырга теләгән кешегә файдалы булачак”, ди Билал.

Шулай ук, аның фикеренә күрә, мәйданнарны арендага бирүчеләрнең үз кесәләренә күбрәк керем салу дигән уйлары барыбер башларыннан чыкмаячак.

Моңа кадәр кайбер бина хуҗалары ут – су өчен түләүләрне аренда бәясенә керткән булса, керемне киметмәү максатыннан әлеге хезмәт өчен аерым акча да җыя башларга мөмкин.

Билгеле булганча, әлеге түләүләр гыйнвар аеннан уртача 25%- ка артачак. Күптән түгел генә республиканың һөнәр берлекләре бу түләүләрне арттырмауны сорап президент Шәймиевкә мөрәҗәгать тә язган иде, әмма җавап күренми.

Финанс кризисы уңаеннан Казан хакимияте күргән чаралар шәһәр түрәләренә якын булган дус – ишләре өчен генә файдага булачак, ә гадиерәк бизнесменнарны “башкача саву” юлларын барыбер табырлар әле, дип белдерүчеләр дә юк түгел.

Казан шәһәрнең ямен бозып торучы урамнардагы кечкенә кибетчекләре белән дә дан тота. Хакимият менә берничә ел алар белән көрәш алып барган иде, әмма нәтиҗәсе күренмәде. Казанның бер районындагы милиция бүлегенең икътисадый җинаятькә каршы көрәшү хезмәткәре сүзләренчә, бу “ларек” хуҗаларының күпчелеге казнага салым түләүнең нәрсә икәнен дә белмәгән. “Без барып тикшереп яба идек, атна - ун көннән алар сәүдәләрен тагын башлап җибәрде, чөнки кирәк урынга акча төртеп торалар”, диде исемен әйтергә теләмәгән хезмәткәр.

Шулай итеп шәһәр төзелеше шурасы карары белән сүтелергә тиеш әлеге 823 кибет дә, финанс кыенлыгы вакытында 2012 ел башына кадәр эшләрен дәвам итәчәк.

Финанс кризисы реклама такталарын да “чистартып атты”. Буш торучы такталар көннән – көн арта. Аларга реклама бирүчеләр кими. Шуңа күрә, шәһәр рәсмиләре 2009 елның I чирегендә реклама мәйданнарын сата алмаганнар аренда түләмәячәк, дип белдерә. Ә II чиректә ни буласы әлегә билгесез.

Татарстан хөкүмәте дә төрле министрлыклар һәм дәүләт оешмалары акчаны әрәм – шәрәм итмәсен өчен, өстән телеграмма җибәреп, кисәтү ясаган дигән сүзләр йөри.

Бу хәбәр дөрес булса, кризис сәбәпле төрле күңел ачуларга, чит илләргә үз – үзен акламаган сәфәрләргә һәм сәяхәтләргә акча туздыру тыелган. Кайберәүләр бу хәлне март аенда булачак, хәйран күп сумнар тотылачак, сайлауга әзерлек вакытында түрә - кара республикадан әллә кайларга чыгып китеп йөрмичә монда гына утырсын өчен эшләнгән дип бәяли.

XS
SM
MD
LG