Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Русиядә ислам» бәйгесе нәтиҗәләре


Сәяр абдрахмановның "Мин дә намаз укыйм" рәсеме
Сәяр абдрахмановның "Мин дә намаз укыйм" рәсеме

Бәйгегә Русиянең төрле төбәкләреннән 700-гә якын фоторәсем килгән.

Әлеге чара Мәскәүнең үзәк журналистлар йортында узды. Очрашу Балашиха районы имамы Рәис хәзрәт Измайлов башкаруында Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте. Бәйге бу елның июль аенда игълан ителгән иде. Алты номинациядә үткәрелгән бәйгедә барлыгы 18 фотожурналист һәм үзешчән фото төшерүчеләргә кыймәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Бәйгене оештыруда Радик Әмиров җитәкчелегендәге «Мөселман журналистлары лигасы» башлап йөргән. Шулай ук жюри эшендә Русиянең җурналистлар берлеге, «Гәрәп һәм ислам тикшерүләр үзәге», «Җурналист» җурналы белән «Парламент газетасы» да катнашкан.

Оештыручыларның әйтүенә караганда, бәйгенең максаты Русиядә яшәүче мөселманнарны, ислам җәмгыятьләрен, дини үзәкләрнең тормышларын яктырткан фото эшләрен билгеләү, шулай ук дини кыйммәтләрне тәкъдим итеп, мөселманнарның тормыш рәвешен күрсәтү. Бәйгене оештыручыларның берсе булган «Гәрәп һәм ислам тикшерүләре үзәге» җитәкчесе Виталий Наумкин: «Безнең максат төрле дин тотучыларны бер-берсенә якынайту, башка дин, башка милләт кешеләренә Русия мөселманнарының тормышын күрсәтү», дип белдерде.
Сәяр Абдрахманов

Бәйгегә үз эшләрен тәкъдим иткән фотожурналистлар арасында төрле милләт кешеләре бар. Татарларга килгәндә Сәяр Абдрахманов, Әнвәр Ганиев, Айдар Марданшин, Ильяс Калимуллин, Илдар Янбиковларны атарга була. Жюри иң профессиональ фото төшерүче дип Казаннан Максим Богодвинны һәм «Коммерсант» газетасы фотохәбәрчесе Василий Шапошниковны атады.

Радик Әмировның әйтүенә караганда, киләсе елда узачак бәйгедә үзешчәнннәр белән профессиональ фотографларның эшләре аерым бәяләнәчәк. «Безнең эшләр белән Русиянең журналистлар берлеге дә кызыксынды. Бәлки берәр уртак проект эшләрбез», диде Радик Әмиров.

Ул шулай ук бу күргәзмәне Казанга алып кайтып, Ислам университетында һәм кайбер мәчетләрдә күрсәтәчәкләрен дә әйтте.
XS
SM
MD
LG