Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Газпром" Украинага газны туктатмау юлларын эзли


Русиянең "Газпром" ширкәте 1 гыйнвардан Киевка газ җибәрүне туктатмау юлларын эзли. Ширкәт вәкиле Сергей Куприянов сүзләренә караганда, Мәскәү Киевка бурычларны түләү өчен "башка юллар" табарга ярдәм итәргә тырыша.

Украинаның "Газпромга" 2 миллиард доллар чамасы бурычы бар. Бурыч ел беткәнче түләнмәсә, Мәскәү Украинага газны 1 гыйнвардан туктату белән янады. Украинага газны ябу белән Русиядән Украина аша газ алучы кайбер Европа илләренә дә газ барып җитмәскә мөмкин. "Газпром" башлыгы Алексей Миллер, ширкәт моңа җиткермәү өчен тырышлыклар күрә, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG