Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине!(29) Казакъстан-Татарстан-Мәскәү-Литва


Людмила апасы Анна белән Мәскәү вокзалында очрашты

1929 елда Волгоград өлкәсендә туган Иван Шепанчанскийның Казакъстанда Караганда өлкәсендә 1975 елда туган кызы Людмила, хәзер Татарстанда Буа районының Яңа Чәчкап авылында яши. Аның тормыш иптәше Ильяс Сабиров, балалары бар. Людмила күп еллар буе үзенең туганнарын, әти-әнисен эзләгән, “Жди меня” тапшыруына да мөрәҗәгать иткән.

Декабрь урталарында Людмила үзенең апасы Анна белән очрашты. “Безне бик яхшы каршы алдылар. Анна поезддан төшкәч дә танып алды. Кочаклаштык, елаштык. Ирем Ильяс безне юатты. Безнең ике улыбызны үзләрендә Мәскәү өлкәсендә укытырга тәкъдим дә ясадылар. Мин бик “Жди меня” тапшыруының вәкиле Илгизәр Шәрәфетдиновка бик рәхмәтле. Ул булмаса, апамны мин таба да алмас идем ”, ди Людмила Сабирова.

Даля Синицкене әтисе Альбертны эзли

“1967-68 елларда Литвада армиядә хезмәт иткән Альберт Шәйдуллин бер кыз белән танышкан. Аларның Алма исемле кызлары туган. Альберт хезмәтен тутырып кайтып киткәч, аларның тагын бер Даля исемле кызлары дөньяга килгән. Даляның кыз фамилиясе Синицкене. Алма исемле апасы белән Даля Альберт кызы әтиләрен Казаннан эзли. Әмма Казанда андый кеше юк”, ди Илгизәр Шәрәфетдинов.
XS
SM
MD
LG