Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөслимәләр су коена


Бу бассейн Казанның Яңа-Савин районындагы сәламәтлек ныгыту үзәгендә урнашкан.

Анда мөслимәләр өчен парлы төрек мунчасы, фин саунасы һәм инфракызыл нурлар белән дәвалану урыннары да бар. Әлеге шартлар булдырылсын өчен Татарстанның “Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина белән бу үзәкнең җитәкчесе Яна Япаева арасында килешү төзелгән. Мөслимә хатын-кызлар су коенганда ир-атлар белән очрашмый торган вакыт та билгеләнгән. Йөзгән вакытта тренер ярдәме дә каралган.
Яна Япаева


Гадәти су коену киемнәре хатын-кызларның тәннәрен капламау сәбәпле, Наилә Җиһаншина Төркиядән махсус су коену киемнәре дә кайтарта. “Әлегә бу киемнәрне берәмләп сату оештырылмаган. Шуңа күрә аларны бассейнга йөрүче барлык мөслимәләр дә ала алмады”, ди Җиһаншина. Төркиядән кайтарылган су коену киеменең бәясе 2 мең сумга якын.

Нәсиха Мөхәммәтзакирова Госмания мәктәбе хисапчысы булып эшли. “Мөслимәләргә күмәк йөргән өчен 10 % ташлама бирелә. Атнага ике тапкыр барсак, бәясе айга 1980 сумга төшә”, ди ул.

Бассейнга йөргәннәрне йөзәргә тренер Лена Камешкова өйрәтә. “Бу үзәк сентябрьдә генә ачылды. Монда килүчеләр аны бик яраталар. Мөслимәләрнең кайберләре су коену киемнәрен сатып ала. Үзләренеке белән йөрүчеләр дә бар. Киемнәргә таләпләр ирекле. Бассейнга йөрүчеләр бер атнага 15-тән артмый. Безне белүче аз”.

Су коенырга килүчеләр үзләре мондагы шартларга канәгать.

Лилия Камалетдинова: “Миңа бик ошый. Бик күп дуслар таптым. Сәламәтлегемне ныгытам”.

Әлфия Сәлахова: “4 кеше бергә йөрибез, ярты елга 48 мең сумга абонемент алдык”.

Бу фитнес үзәктәге фитобарда камыр ризыклары: өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк тә бар. Яшел, кара чәй, кәһвә дә эчәргә була. Сок эчәсең килсә, шунда ук аны төрле җиләк-җимештән сыгып та бирәләр.

Фитнес үзәкнең җитәкчесе Яна Япаева: “Безнең үзәк башка фитнес клублардан аерылып тора. Вакыт юкка сарыф ителмәсен өчен үзәккә килүне һәм кайчан нинди түгәрәк эшләвен без үзебез билгелибез. Мөслимәләр үзләренә уңайлы вакытны сайлый”, ди.
XS
SM
MD
LG