Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 елда Чиләбе татарлары


205 меңнән артык татар яшәгән Чиләбе өлкәсендә узып баручы ел, кризис кыенлыкларына карамастан, әһәмиятле, тарих битләренә уелып калган вакыйгалар белән истә калды.

Беренче тапкыр “Урал җыры-2008” фестивале

Ноябрь соңында Чиләбе шәһәрендә Өлкәнең дуслык мәдәният йорты залында “Урал җыры-2008” җыр фестивале үтте. Бу бәйгенең төп максаты Уралда туган моңнарга җан өрү, аларны халыкка таныту, Көньяк Уралда 2008 ел җырын билгеләү иде. Шуның өчен дә бәйгенең төп шарты - Чиләбе өлкәсе шагыйрьләренең шигырьләренә өлкәдә яшәп иҗат итүче композиторлар язган ике җыр башкару иде. Фестиваль татар дөньясында танылган композитор Магнитогорск шәһәрендәге Урал консерваториясе профессоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшмәкәре Рафаил Бакиров исеме белән үткәрелде, жюринең рәисе итеп тә ул билгеләнде.

Фестивальдә өлкәнең Югары Уфалы, Бакал, Троицк, Чиләбе шәһәрләреннән, Коншак, Аргаяш районнарыннан барысы 30-дан артык җырчы катнашты. Үзләренең җырларын тыңларга Уралда яшәп иҗат итүче шагыйрьләр (Троицкидан Рәсимә Нашарова, Бакал шәһәреннән Хасанова Ирина, Чиләбедән Камса Мортазин) һәм үзешчән композиторлар Чиләбедән Мазитов Рафкат, Равил Газизов, Троицкидан Әлфия Каримовалар килгән иде.

Өлкә үзешчән композиторлар берлегенең рәисе Мазитов Рәфкать, Акмулла әдәби берләшмәсенең җитәкчесе Камса Мортазин, Татарстанның атказанган артисты Наилә Әделшина, Дуслык мәдәнят йортының директоры Владимир Леонченковлар катнашлыгындагы җюрига җиңүчеләрне билгеләү җиңелгә туры килмәде. Берсеннән-берсе матурырак яңа җырлар да яңгырады, танылган композитор Рафаил Бакиров язган популяр җырлар да башкарылды.

Җиңүчеләр тугыз номинация буенча билгеләнде. Жюри бертавыштан бәйгедә Гран-прины - акчалата премия һәм фестивальнең махсус кубогын Югары Уфалыдан килгән Садыкова Гөлчибәр белән Галимова Зөһрә дуэтына тапшырды. Алар сүзләрендә, көендә үзләре язган җырлар башкардылар. Аеруча тамашачыларга Шаяхметов Альбертның үзе гитарада уйнап, җырлаган Чиләбе шагыйре Булат Баттал сүзләренә язган «Башкалам –Казаным” һәм “Әниемә” җырлары охшады, тамашачылар көчле алкышлар белән сәхнәгә яңадан чакырдылар. Жюри әгъзалары фестивальне киләчәктә ел саен үткәреп, географиясен тагында киңәйтергә, Чиләбе өлкә фестивале генә түгел, бөтен Урал регионы бәйгесе итеп үткәрергә дигән теләк белән чыктылар. Катнашучылар мондый фестивальнең Чиләбе мәдәнияте тормышында, Урал шигриятендә бик әһәмиятле булуын билгеләп, яңа җырлар иҗат итүгә зур стимул булуын әйттеләр.

“Урал җыры -2008” фестивале лауреатлары концертын өлкә буйлап куеп, җырлары язылган диск та чыгарырга дигән карарга килделәр. Дуслык мәдәният йортының директоры Владимир Леонченков бу фестивальне өлкә мәдәният министрлыгының планына кертелеп, киләчәктә елда үткәреләсен дә хуплады. Ә быелгы беренче “Урал җыры-2008” фестивале Акмулла әдәби берләшмәсенең татар бүлеге һәм Дуслык мәдәният һәм мәгълүмәт үзәгенең инициативасы белән шәһәр хакимиятенең муниципаль грантлар конкурсында җиңеп чыккан проект буенча үткәрелде.

Акмулла әдәби берләшмә үзенең 45 ел

Тагын бер зур вакыйгаларның берсе - быел май аенда Чиләбе өлкәсендә эшләп килүче Акмулла әдәби берләшмә үзенең 45 еллык юбилеен шәһәрнең иң матур Прокофьев исемендәге филармония залында билгеләде. Бу юбилейга Татарстан китап нәшрияте зур бүләк – 20-дән артык авторның шигырьләре кергән “Чиләбе моңнары” дигән жыентык бастырып чыгарды. Нәшриятнең, китапның редакторы Рәфис Корбанов махсус машина белән Чиләбегә китереп авторларга бүләк итеп таратты да.

Чиләбе мәдәният министрлыгы ярдәме белән юбилейга әдәби берләшмәнең тарихын, бүгенге эшләрен чагылдырган төсле фотографияләр белән буклет бастырып чыгарылды.

Бәйрәмгә Татарстаннан мәдәният министрлыгының, язучылар берлегенең, Бөтендөнья татар конгрессының котлау хатлары һәм бүләкләре белән журналист Нуриев Вакиф һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчысы Рамил Миннигалиев килгәннәр иде. Башкортостанның Бөтендөнья корылтаеннан, язучылар берлегеннән котлауларны Учалы язучылар оешмасы әгъзалары алып килгән иде.

Әйтеп китәргә кирәк, Акмулла әдәби берләшмә 45 ел эшләү дәверендә 15ләгән Русиянең, яки Татарстанның, яки Башкортостанның язучылар берлеге әгъзаларын тәрбияләде. Алар арасында Татарстанда һәм Башкортостанда танылган шагыйрьләр Русиянең язучылар берлеге әгъзасы, 85 яшьлек Басыйр Рафиков, Русиянең һәм Башкортостанның язучылар берлеге әгъзасы 75 яшьлек Рамазан Шагалеев, Русиянең һәм Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы, Бәләбәйдә ел саен үткәрелгән “Илһам чишмәләре” фестивале лауреаты - Ирек Сабиров һәм башкалар. 45 ел эчендә берләшмә бишенче шигырьләр җыентыгын, аерым авторларның барлыгы бергә 50-ләгән китапларын бастырып чыгарды.

Кабат балалар сабантуе да узды

Быелгы елдагы әһәмиятле вакыйгаларның чираттагысы– Чиләбенең Үзәк мәдәният һәм ял паркында быел икенче тапкыр шәһәр балалар сабантуе үткәрелде. Балалар сабантуе 1июнь- балаларны яклау көненә арнап, май аеның соңгы якшәмбесендә, балалар каникулга таралганчы үткәрелә. Балалар Сабантуенда барлык милли бәйгеләрдә, ярышларда, концерт программасында иң кече яшьтән алып балалар һәм 20 яшькә тиклем яшүсмерләр катнаша. Сабантуйны алып баручылар да 8 яшьлек мәктәп укучылары иде “Дуслык мәдәният һәм мәгълүмәт үзәге”нең муниципаль грантлар конкурсында җиңгән проекты буенча үткәрелә башлаган бу бәйрәм быел шәһәр хакимиятенең дә ярдәме белән киңәйтеп үткәрелде.

Быелгы балалар сабантуена шәһәрнең милли балалар җыр-бию төркемнәре генә түгел, өлкәнең башка төбәкләреннән дә Златоуст, Троицк шәһәрләреннән, Сосновка, Коншак районнарыннан да балалар төркемнәре килгәннәр иде.

Иң кадерле кунаклар - әлбәттә,Татарстан мәдәният министрлыгы җибәргән “Сабантуй” газетасының баш мөхәррире Айдар Гимадеев җитәкчелегендә делегация иде. Ул Татарстан президенты Миңтимир Шаймиевның котлау хатын, бүләкләрен тапшырды.

“Без Чиләбедә беренче тапкыр, мондый заманча, матур бәйрәм күрербез дип уйламаган идем. Балалар сабантуен уздыру идеясы үзе бит бик гаҗәеп, безнең республикада мондый нәрсә юк”, дип тәэсирләре белән уртаклашты Айдар Гимадеев.

Күп тапкырлар Бөтенрусия һәм халыкара конкурсларда җиңүче Яр Чаллыдан “Сәлам” балалар театры солистлары Раузил Гилманов, Эльмира Гыйлфанова һәм Флорида Зәйнетдинова искиткеч чыгышлары белән чиләбеләрне шаккатырдылар. Әйтергә кирәк, мондый дәрәҗәдәге балалар милли эстрадасы безнең өлкәдә юк. Көне буе яңгыр явып торуга карамастан, Санкт Петербургта узган “Нева йолдызлары” конкурсында Гран-при яулаган Раузил Гилманов ялгызы да, дуэт белән дә сәгатьтән артык җырлап тамашачылырны куандырды. Балалар сабантуеның эмблемасы – “Гармунда уйнаучы дөя баласы” май аеның соңгы якшәмбесенә ел саен балаларны сабантуйга чакырып калды.

“Киләчәктә бу бәйрәм традициягә кереп, ел саен үткәреләчәге бәхәссез”, ди шәһәр хакимиятенең милли оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Валентина Кибизова.

Болар Чиләбенең мәдәният тормышында әһәмиятле вакыйгалар булса, өлкәдә экологик проблемаларны чишү буенча да уңай үзгәрешләр булды.

Мөслим авылы халкын күчерү хәл ителде

Маяк атом станциясенең шартлавыннан зыян күргән Мөслим авылы халкын күчерү хәл ителде. Мөслимлеләр кайберләре үз теләкләре белән 1 миллион сум акча алып, үзләре теләгән җиргә киттеләр, китәсе килмәгәннәре авылдан 3 чакрым ераклыкта салынган, барлык уңайлыклары булган яңа коттеджларга күчтеләр. Яңа Мөслим авылында мәктәп тә төзелеп, анда укулар да башланды. Әлегә барлык йортлар да салынып бетмәгән.

Тиздән Мөслим авылы урыны тракторлар белән тигезләнеп, аның уртасыннан агучы Теча елгасы буена куелган “Сак булыгыз, радиация” тамгалары гына халыкны сак булырга өндәп, Русия тарихындагы бу коточкыч афәт турында исләренә төшереп торачак.
XS
SM
MD
LG