Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек Мортазин кыйналган, шаһитләр юк


Хатыны Ләйсән Ситдикова әйтүенчә, бу хәл Мортазинның һөнәри эшчәнлеге белән бәйле булырга да мөмкин.

“Бу вакыйганы ул аңа карата Миңтимер Шәрипович Шәймиевнең гаризасы белән кузгатылган җинаять эше белән берничек тә бәйләми”, ди Ләйсән Ситдикова. Аның сүзләренчә, Мортазинның шәһәр хакимиятләренә карата булган тәнкыйть сүзе рәсмиләрне борчыган. Мортазин кече бизнесны яклап газета чыгарды, үз вакытында Казанга шәһәр транспортының яңа схемасын кертүгә дә кискен белдерүләр ясады. “Соңгы вакытта ул алып барган эшләр күп иде”, ди Ләйсән Ситдикова. Һәм “Мортазин президент ул кадәр үк вак һәм үч алучан дип тә уйламый” дип өстәде.

Татарстан президентының элекке сүзчесе, һуманитар-сәяси тикшеренүләр институты белгече Мортазинны үзе яшәгән йортның ишегалдында кыйнаганнар.

Ләйсән Ситдикова әйтүенчә, һөҗүм 29 декабрьдә кичке унынчы яртылар тирәсендә булган. Кич белән Ирек Мортазин машинасын автомобильләр куеп тору урнында, ягъни автостоянкада калдыру өчен ишеген бикләп торган чакта ике ир егетнең кызу-кызу атлап килүен күрә. Алар арттан килеп аның башына бейсбол таягы белән китереп сукканнар һәм кыйный башлаганнар. Башына пластик капчык та кигезгәннәр. Мортазин кешеләр ишетсен дип бик каты итеп кычкырган. Һөҗүм итүчеләр бер-ике минуттан качып киткән. Ситдикова сүзләренчә, алар акча янчыгын да, кесә телефонын да алмаганнар.

Машина кую урыны сакчысы- яшь кенә бер малайдан Мортазин “син мине кыйнаганнарын күрдеңме” дип сорагач, “юк, мин берни дә күрмәдем” дип белдергән. Һәм тиздән юкка да чыккан. Бу хәлдән соң сак урынында бүтән кеше күренмәгән.

“Аның бөтен тәне кара янган. Кыйнауга караганда аларның максаты үтерү булмаган кебек. Бәлки, аларның максатлары имгәтү һәм кисәтү булганга ошый төшә. Аркасының умыртка баганасы өлеше, куллары, аяклары нык кара янган. Башы тишелгән”, ди Ләйсән Ситдикова. Ирек Мортазинга хастаханәдә төнлә операция ясап, яраларын теккәннәр. Ул әлегә шунда. Хатынына үз хәленең бик авыр түгел икәнлеген телефон аша белдергән.

Кайбер мәгълүмат чыганаклары хәбәр итүенчә, Ирек Мортазин март аенда булачак Татарстан дәүләт шурасы сайлавында катнашырга җыенган иде. “Соңгы вакытта көн саен диярлек кичке 9-10-да кайта иде. Ул үз округында имзалар җыйды. Имзаланган кәгазьләрне өйгә алып кайта иде”, ди Ситдикова.



XS
SM
MD
LG