Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшьләр кризиска аек карый


Яшьләр фикеренчә, кризис Русиядә начар идарә итүгә дә бәйле.

Хөкүмәттә узган җыелышларның берсендә премьер-министр Рөстәм Миңнеханов: “Кризис вакытында яшь икътисадчы студентларның фикерләрен, фәнни эшләрен, тәкъдимнәрен көтәбез,” дигән иде. Студентларда республика җитәкчелегенә файдалы белемнәр бармы, юкмы – билгесез.
Югары уку йортлары кризис белән көрәшү юлларын эзләү максатыннан төрле җыелышлар үткәрә. Күптән түгел Казанда – “Бүгенге көн проблемалары: чынбарлык һәм фаразлар” дигән темага халыкара фәнни конференция үтте. Биредә Украина, Белорус, Казакъстан, Якутия, Русиянең төрле төбәгеннән килгән яшь икътисад белгечләре кризисның сәбәпләрен, аның белән көрәшү юлларын ачыкларга тырышты.
Бу чарада иң яхшы чыгышка карап урыннар да билгеләнгән. Конференциядә иң алдагы урыннарның берсен Казан дәүләт финанс икътисад институты студенты Резеда Вәлиуллина яулады.
Аның язма эше Русия икътисадының үсеш юлларын билгеләүгә багышланган.
“Үз чыгышымда мин Русия икътисадының соңгы еллардагы үсеш концепциясен тикшердем. Бу концепция авторлары үсешнең өч юлын билгели - инерцияле үсеш, илдә нефть һәм башка чималны экспортлау юлы, яңа технологияләрне куллану”, ди Резеда Вәлиуллина.
Җыелышта шулай ук Русия премьер-министры Владимир Путинның 2020 елга илнең социаль-икътисадый үсеш юлларын билгеләве дә тикшерелде. Билгеле булганча премьер 11 ел эчендә җитештерүне 4 тапкыр арттыру, урта хәлле халык санын 60-70%итү, илдә уртача яшәү вакытын 75 яшькә җиткерүне максат итеп куя.
Җитәкчелек икътисадны чимал экспортлап түгел, ә яңа технологияләр куллану нәтиҗәсендә үстерергә уйлый. Резеда Вәлиуллина фикеренчә, Русиядә әлегә бу өлкә үсеш алмаган. Яңа технологияләр үсеш алсын өчен, бу тармакта эшләүче ширкәтләр санын 40-50%-ка арттырырга кирәк. Әлегә ул якынча 10% кына тәшкил итә.
Яшь галимнәр 2020 елга социаль-икътисади үсеш концепциясенә үзгәрешләр кертелергә тиеш дип саный. Алар фикеренчә, үсешнең беренче этабында акча, кредит һәм бюджет күләмен үзгәртү; 2010 елга кадәр газ, җылылык, электр энергиясе бәяләрен тотрыклы итү; икътисадта монополиягә каршы көрәшне көчәйтү; 2010 елга кадәр бәягә кушылган салымны бетереп тору кирәк. Финанс кризисына каршы көрәш юлларын тикшергән бу җыелышта катнашкан яшьләр ил икътисады өчен борчылса да, бу тармактагы күп кенә уку йорты студентлары кризисның асылын аңламый, ди Резеда Вәлиуллина.
“Безнең институттагы яшьләр һәрвакыт кризис кайчан бетәр икән дип сөйләнеп йөри. Бу кризистан чыгу юлларын алар беренче чиратта дәүләт ярдәменнән күрә. Аның Америкадан килгәнен дә әйтәләр. Шулай ук яшьләр фикеренчә, Русиядә начар идарә итү дә кризиска китерде”, ди Резеда Вәлиуллина.
Шулай итеп, Татарстанда яшь галимнәр дә кризистан чыгу юллары турында уйлана. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында халык финанслар турында күп уйланмаса да, яшьләр әлегә тынычланырга иртә, ди. Башка күп кенә икътисад белгечләре кебек үк, финанс кризисның кайнар ноктасы 2009 елның язында була дип фаразлый алар. Бәлки ул көзгә кадәр түбән тәгәрәр диючеләр дә бар.
XS
SM
MD
LG