Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәҗлес мөрәҗәгате хуплана


Милли Мәҗлес җитәкчеләренә каршы башланган эзәрлекләү милли хәрәкәтне беркадәр берләштерергә дә мөмкин.

Чаллыдагы татар милли хәрәкәте күп тармаклы һәм һәркайсы үзенчә эш алып бара иде. Алар берләшергә мөмкин. Чөнки Чаллы Татар иҗтимагый үзәгенең 5 гыйнварда узган җыенында Милли Мәҗлес эшчәнлеген хуплау, аны яклау турында белдерү ясалды.

“Милли Мәҗлес мөрәҗәгәтенә дөнья игътибар итте. Русиянең хокук органнары Милли Мәҗлес җыенында катнашкан кешеләрне җинаятьчелектә гаепләп, алар турында сәясәтче түгел, криминал шәхесләр дигән фикер тудырмакчы”, диде Рәфис Кашапов.

Кашапов фикерен куәтләп Айдар Хәлим болай дип өстәде: “Алар таккан маддәләр карта өе сыман җимерелеп төшәр. Милли оешмаларны гамәлдән чыгару буенча зур операция бара. Без милли оешмаларны югалтмаска тиеш”.

Чаллы ТИҮ рәисе урынбасары Габдрахман Җәләлетдинов Милли Мәҗлес мөрәҗәгатен бик вакытлы, зур эш дип саный. “Бу вәзгыятьтә безгә берләшеп эшләргә кирәк”, ди ул.

Зиннур Әһлиуллин Милли Мәҗлеснең сөргендәге хөкүмәтенә, чит илләрдәге татарларга өмет баглый. Америка, Германия, Төркия татарлары дәрәҗәле халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итеп ярдәм итә ала, дип исәпли.

Шушы җыенда эзәрлекләнүчеләрне яклап, 14 гыйнвар көнне урам җыены уздыру турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG