Accessibility links

"Ислам җәмәгатенең" шикаятьләре кабул ителмәде


“Ислам җәмәгате” оешмасына чыгарылган гаепләү карары көченә керде. Русия Югары мәхкәмәсе шушы оешманың кассация шикаятьләрен кабул итмәде һәм элегрәк Татарстан Югары мәхкәмәсенең җәмәгать утырышчылары чыгарган гаепләү карарын көчендә калдырды. Бу хакта бүген Татарстан прокуратурасында үткән матбугат очрашуында әйтелде.

“Ислам җәмәгате” оешмасы Җинаять кодексының берничә мәддәсе белән җаваплыкка тартылды. Аерым алганда, мәхкәмә алар террорчылык, коралларны канунсыз саклау һәм ясау, тыелган оешмада тору һәм башка җинаятьләрдә гаепле дигән карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG