Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДБ илләре Газзәдәге низагка нинди бәя бирә?


Рафах, 6 гыйнвар 2009
Рафах, 6 гыйнвар 2009

БДБ илләрендәге мөселманнар, шул исәптән Русия мөфтиләр шурасы да, Израильнең гамәлләрен хөкем итте. Әмма кайбер ил җитәкчеләре икеләнеп калды

Әзербайҗандагы активистлар Израильнең Газзә сызыгындагы хәрби чарасына каршылык белдереп, берничә урам җыенын үткәрде. Шундый соңгы каршылык чарасының берсе дүшәмбе көнне Нардаран авылында булды. Анда катнашкан Мостафа Абдулла, Газзәдәге хәлләрне Фәләстин халкына карата “геноцид” үткәрү дип атады һәм хәрби чараларны туктануны таләп итте.

Бу Нардаран авылы кешеләренең пикетка икенче тапкыр чыгулары иде. 2-нче гыйнварда, Бакыда Израиль илчелеге алдында каршылык чарасы үтте. Бу урам җыенын милиция таратты, 20-ләп кеше кулга алынды, аларга ике атна сак астында утыру җәзасы бирелде.

Әзербайҗан рәсмиләреннән бу чараларга әлегә бернинди реакция күрсәтелмәде. Шулай ук, Кыргызстан, Төркмәнстан дәүләтләренең рәсми вәкилләре мөнәсәбәт белдермәде.

Әмма Казакъстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан сак кына белдерүләр белән чыкты. Бу илләрнең тышкы эшләр министрлары каршылыкны хәрби чаралар ярдәмендә хәл итмәскә, якларны тынычлык урнаштырырга чакырды.

Әзербайҗан һәм башка мөселман дәүләтләре хөкүмәтләре ике ут арасында калды. Бер яктан, активистлар Газзәдәге мөселманнарга теләктәшлек күрсәтә. Икенче яктан, хөкүмәтләр Израиль белән киң кырлы хезмәттәшлек алып бара һәм Иран, Сүрия кебек Израильгә каршы коалициягә керергә теләми. Бу үз чиратында халыкара дәрәҗәдә читләштерелү, чикләү куркынычы белән яный.

Әзербайҗан гына түгел, Таҗикстан да шундый ук хәлдә калды.

Дүшәмбе каласында 2 меңләп кеше, оппозиция фиркасе чакыруы белән урамга чыкты һәм хөкүмәттән Израильнең хәрби чараларын хөкем итүне таләп итте.

Кыргызстандагы Мөселман берлеге дә киләсе дүшәмбедә урамда каршылык чарасын үткәрергә җыена.

Кыргызстандагы сәясәт белгече Марс Сариев исламның сәясиләштерелүе һәм радикаль исламчыларның үсеп баруын билгеләп үтә. Оппозициядәге сәяси фирка башлыгы да Русия, Кытай, АКШ һәм БМОга мөрәҗәгать итеп, сугышны туктату таләбен куйды.

Русия мөфтиләр шурасы Израильнең хәрби чараларын кискен рәвештә хөкем итте. “Русия мөселманнары Фәләстиндәге дин кардәшләренә теләктәшлек белдерә һәм низагны тиз арада туктатырга чакыра”, диелә белдерүдә.

Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, мөселманнар исеменнән, дөнья җәмәгатьчелеге Израиль-Фәләстин җирләрендә тынычылык урнаштыруга тырышлык куярга чакыра.

Мөфтиләр шурасы тараткан белдерүдә, шулай ук, “Русия мөселманнары Русия җитәкчелегенең Якын Көнчыгыш сәясәтенә хуплау белдерә. Русия сөйләшүләрдә катнашучы тарафларның киңәювен хуплый. Русия мөфтиләр шурасында Газзә сызыгындагы киң күләм хәрби чараларны мөмкин кадәр тиз арада туктатырга кирәк дип саныйлар”, дип язылган.

Русия дә Израиль белән ике яклы мөнәсәбәтләрне соңгы елларда нык кына үстереп килә. Израильдә рус телле ватандашларның саны да 20% җиткән.

Израиль белән элемтәләр, Русиянең Иран һәм Сүрия белән эш йөртүенә, Хамас белән сөйләшүенә карамастан, яхшы булып кала.
XS
SM
MD
LG