Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Киев бәхәсе Брюссельдә чишелә


Баррозу (с) белән Миллер
Баррозу (с) белән Миллер

Газ бәхәсен бер атна буена үзара чишә алмаганнан соң, Русиянең Газпром һәм Украинаның Нафтогаз ширкәте җитәкчеләре пәнҗешәмбедә Брюссельгә килде.

Мәскәү белән Киев арасындагы газ бәхәсендә сәясәтнең дә күпмедер өлеше бардыр. Шулай да, ул күбрәк икътисад һәм технология белән бәйле сыман.

Брюссельгә килер алдыннан Нафтогаз башлыгы Олег Дубина пәнҗешәмбегә каршы төндә Мәскәүгә барып, Газпром башлыгы Алексей Миллер белән очрашты. Бу аларның яңа елда бернче күрешүе булды.

Бәхәс төбендә нәрсә?

Очрашуның нәтиҗәләре турында мәгълүмат юк диярлек. Шулай да, Дубина Брюссельгә килгәч сөйләгән сүзләрдән кайбер нәрсәләр шәйләп була.

"Кичә Мәскәүдә сөйләшенгән беренче әйбер – без Русиянең Европага газ җибәрүен кичекмәстән яңартуын телибез. Украина үзенә килгән бар газны көнбатыш чикләренә куырга йөкләмә ала."

Ләкин, Дубина сүзләренчә, монда бик мөһим бер нәрсә бар, ул да булса "техник газ" дигән әйбер.

"Газ куу системы эшләсен өчен компрессор һәм башка җиһазларда күпмедер күләмдә газ булырга тиеш. Без шуны аңлавыгызны телибез: транзит газы Европага барып җитсен өчен күпмедер күләмдә техник газ кирәк."

"Техник газ"

Ахырсы, ике арада барган бәхәс нигезендә менә шушы "техник газ" дигән әйбер ята.

Чәршәмбедә Газпром Украинаны 21 миллион кубик метр газ урлауда гаепләп, Европага җибәргән газны нәкъ шул күләмгә киметте.

Баксаң, газ үткәргеч буйлап хәрәкәт итсен өчен нәкъ шул 21 миллион кубик метр күләмендә өстәмә техник газ кирәк икән.

Европа комиссиясенең энергетика иминлеге вәкиле Һайнц Һилберт сүзләренчә, Газпром белән Нафтогаз арасында төзелгән килешүгә күрә, Украина ягы шушы күләмдә газны транспорт системында даими тотырга тиеш. Әгәр ул моны эшләмәгән икән, бу аның хатасы.

Берүк вакытта, Һилберт сүзләренчә, Русиянең Европага газ җибәрүен тулысынча туктатуы да дөрес карар түгел. Чөнки аның Чехия һәм Словакиягә саткан газы бу илләргә барып җитсен өчен шул ук "техник газ" кирәк.

Нәрсәгә ирешелде?

Пәнҗешәмбедә Брюссельдә үткән сөйләшүләрдә Европа Берлеге рәсмиләре Русия һәм Украинаның газ куу станцияләренә бәсез күзәтүчеләр җибәрергә килеште. Еврокомиссия башлыгы Жозе Мануэль Баррозу сүзләренчә, ике илнең дә хөкүмәт җитәкчеләре – Путин да, Тимошенко да – моңа ризалык биргән.

Газпром башлыгы Алексей Миллер, бәсез күзәтүчеләр газ агышын күзәтә башлаганнан соң, Европага газ җибәрү яңартылачак, дип белдерде.

Европа Берлеге бу бәхәстә бер якны да алырга теләмәвенә басым ясый. Европа парламентының тышкы эшләр комитеты рәисе Яцек Вольски бүгенге очрашу вакытында ике якны бәхәсне тиз арада хәл итергә чакырды:

"Коммерция бәхәсе буларак башланган бу бәхәс җитди энергетика низагына китерде. Европа Берлеге әгъзаларының яртысыннан күбрәге авырлыклар кичерә."

Европаның берничә илендә газ җитмәү сәбәпле кайбер ширкәтләр эшеннән туктады. Кайберләре башка ягулыкка күчергә мәҗбүр булды.

XS
SM
MD
LG