Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Яңа ел күркәм бәйрәм ителде


Яшь пар – Римма һәм Нурлан
Яшь пар – Римма һәм Нурлан

Яңа елның озакка сузылган ял көннәре ахырына якынлашса да, бәйрәм чаралары әле дә давәм итә. Омскида яшәүче татарлар өчен ял кичәсен шәһәр милли-мәдәни мохтарияте, “Танышу” клубы белән берлектә оештырды.

Кичә “Дуслык йорты”нда гадәттәгечә чыршы янында Кыш бабай, Кар кызы, татар халык әкиятләре персонажлары, уен-көлке белән күңелле үтте. Кичәгә килгән кунакларны “Дуслык йорты” һәм мохтарият җитәкчеләре тәбрикләде, концерт программасын “Умырзая” үзешчәннәре алып барды.

Кичә барышында “Танышу” клубы җитәкчесе Гөлнара Макаревич ел әйләнәсендә клубта берсен-берсе табып, гаилә корган парларны барлап чыкты, яңа гына никахлары булган бер яшь пар – Римма һәм Нурлан белән таныштырды, аларны тәбрикләп шигырь укыды һәм истәлек итеп бүләк тапшырды.

Яңа елга багышланган кичә Большеречье эшчеләр поселогында яшәүче татарлар өчен дә оештырылды. Аның төп оештыручысы районның татар мәдәният үзәге булды. Инде хәбәр иткәнебезчә, әлеге үзәкнең даими эш урыны районның Үләнкүл авылында. Кичәдә район хакимияте башлыгы Анатолий Корчевой, район мәдәният бүлеге мөдире Виктор Шрейдер, район мәхкәмәсе рәисе Газиз Хәйруллин, Үләнкүл авыл идарәсе башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина катнашты. Кичә татар үзәге җитәкчелегенең узган елда башкарган эшләренә хисап бирүдән башланып китте. Большеречье татар үзәгенең эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Район хакимияте башлыгы да үзенең чыгышында, бер ел элек төзелгән татар үзәге чынлап та эшли, үләнкүллеләр районның барлык татар халкын берләштереп торалар, бүген биредә татар мәдәнияте көне үтә дип әйтергә мөмкин, дип ассызыклап әйтте.
Анатолий Корчевой һәм Ләйлә Мөхәммәтшина


Большеречьеда оештырылган Яңа ел кичәсендә тәбрикләүләр ялкынлы чыгышларга әверелде. Беренчедән, кичәдә район хакимияте җитәкчелеге булу форсатыннан файдаланып Үләнкүл авыл идарәсенә караган авылларның проблемалары белдерелде, кайбер вәгъдәләр дә алынды. Икенчедән, һәр чыгыш ясаучы диярлек туган телнең әһәмияте хакында сөйләде, аның матурлыгына басым ясады, шигырьләр укыды.

Үләнкүл мәктәбенең уку-укыту бүлеге мөдире Римма ханым Мәҗитова мәктәптә татар теле дәресләренең киметелүенә карата борчылуын белдерде. “Без ничек булса да, әлифба китапларвн алып, факультативтамы, түгәрәкләрдәме, баларыбызга 6 татар хәрефен өйрәтергә, телебезнең байлыгын күрсәтергә, баларыбызны, оныкларыбызны чын татар итеп тәрбияләргә тиешбез”, диде.

Моңа кадәр, башка кайбер татар авылларында татар теле дәресләре бөтенләй бетерелгән елларда да татар теленә тугрылыклы булып кала алган бу авылда да хәзер шундый хәл – мәктәптә туган тел дәресләре кыскартылган.

Яңа ел бәйрәм тамашасы
Әмма әлегә шунсы хак – бәйрәм кичәсендә рус милләтеннән булган рәсми даирәләр вәкилләре, татар телен белмәгән кайбер башка кунаклар булсалар да, чара тулысынча татар телендә алып барылды. Ахырда Үләнкүлдә эшләп килүче “Наза”, “Яшьлек”, “Сәйлән” ансамбльләренең һәм аерым җырчыларның моңлы җырлары яңгырады.

Өлкәнең татарлар тупланып яшәгән башка районнарында да татарлар өчен Яңа ел кичәләре оештырылды. Тара шәһәрендә эшләп килүче “Нур” ансамбле Яңа елда Кыргап һәм Хуҗа авылларына барып халыкка бәйрәм чаралары уздырды, Тарада яшьләр кичәсе оештырды. Колосовка, Усть-Ишем, Тевриз районнарында да татар оешмалары тарафыннан Яңа ел кичәләре оештырылды.
Нардуган бәйрәме күренеше


Омскиның “Умырзая” фольклор ансамбле исә Нардуган бәйрәмен дә искә төшерде. Коллективның бер төркем сәнгатькәрләре махсус программа әзерләп, шәһәрнең татарлар күпләп яшәгән урамында бәйрәм ясадылар, кайберәүләренең ишеклрен, капкаларын шакып, хуҗаларны бәйрәм белән котладылар, такмаклар әйттеләр. Бер йортта алдан әзерләнеп куелган милли рызыклар белән якын-тирәдә яшәүче татарларны сыйладылар, үзләре дә сыйландылар. Мондый бәйрәм өлкәнең “Омск” Дәүләт телерадиоширкате соравы буенча эшләнде һәм якын көннәрдә милли тапшырулар программасында күрсәтеләчәк.
XS
SM
MD
LG