Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә әрмәннәрдән гафу үтенүчеләр тикшерелә


Төркия прокуроры Беренче дөнья сугышында әрмәннәрне күпләп үтерүләр өчен интернетта гафу үтенүчеләрне җинаять җаваплылыгыга тартуга китерә алучы тикшерү эшен башлап җибәрде дип хәбәр ителә.

Рәсми Анадолу хәбәр агентлыгы белдерүенчә, прокурор ул гафу үтенүчеләрнең төрек халкын рәнҗетүне җинаять дип караучы канунны бозу-бозмавын тикшерә.

Төркия Госманлы төрекләре 1915 елда миллион ярымлап әрмәнне үтереп геноцид кылган дигән гаепләүне кире кага.

Элегрәк Төркиядә әрмән мәсьәләсендәге рәсми карашны тәнкыйтләүчеләр җавапка тартылган иде.
XS
SM
MD
LG