Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тарих укытучысы милли компонент яклы


Уку процессыннан милли-региональ компонентны алып ташлау – җәмәгатьчелектә бәхәс тудырды.

Күпмилләтле Русиядә әлеге адымны, һичшиксез, яраксыз дип кабул иттеләр. Бу – милләтләрнең үз халкының тарихын, телен өйрәнүгә ихтыяҗын чикләү дип белдерде күпләр. Милли компонентны уку стандартларында саклап калуны таләп итүчеләр арасында Ижаудан тарих фәннәре кандидаты, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлфидә Мәрдәнова да бар.

Гөлфидә Мәрдәнова: “Бу хәл киләчәктә зур проблема тудырачак. Күпмилләтле илдә моннан башка балаларны тәрбияләү мөмкин түгел, шулай ук балаларның интеллектуаль потенциалын үстерүгә дә зыян китерәчәк. Укучыларда үзенең туган төбәгенә горурлык хисе, үз халкына, гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, гомумән, үз иленә тугрылыклы уллар-кызлар үстерү җинел булмаячак”, ди ул. Шуңа да Гөлфидә Мәрданова чиновниклар тарафыннан кабул ителгән карар белән килешмичә, үз фикерләрен дәллилләп проект язган һәм аны Мәскәүгә мәгариф министырлыгына, Җәмәгатьчелек палатасына юллаган.

“Гомумән, минем уйлавымча, программалардан милли региональ компонентны алып ыргыту Русия Фән һәм мәгариф министырлыгының бик зур ялгышы. Күпмилләтле Русиядә моны мин җинаять дип атыйм. 176 милләт яшәгән илдә моны юк итеп, ничек тәрбияләмәкче була господин Фурсенко яшьләрне. Минем проекта бу мәсьәлә иң үзәктә тора. Дәресләрдә дә без шуңа игътибар итәбез. Ничек инде үеңнең гаиләңнең, республикаңның, илеңнең тарихын белмичә, ниндидер интеллектуаль потенциал булдыру мөмкин. Әммә программада бармы юкмы, мин аны дәресләрдә кулланам. Бездә, Удмуртиядә, өч зур милләт – руслар, татарлар, удмуртлар – алар барысы да минем программага кертелгән. Мөмкинчелек бар икән, башка халыкларның тарихына да мин кагылам”, диде Гөлфидә Мәрдәнова.

Тарих фәннәре кандидаты Гөлфидә Мәрданова тимер юл тармагы өчен белгечләр әзерләүче техникумда студентларга тарих җәм җәмгыять белеме фәнен укыта. “Биредә төрле өлкәләрдән, төрле милләт вәкилләре белем ала. Техникумда балалар үз милләте тарихын, туган төбәкләренең үзенчәлеген өйрәнеп, шул ук вакытта туган телләрен дә белеп үсү өчен мөмкинлекләр тудырырга омтылалар. Аларга киләчәктә төрле милләт вәкилләре белән эшләргә туры киләчәк, шуңа да төрле яклап белемле булырга тиеш”, ди уку йортының җитәкчесе Сергей Коротков. Ә инде укучыларның тарих фәненә тартылуы укытучы Гәлфидә Мәрдәновадан күп тора дип ассызыклады җитәкче.

Укытучының өстәлендә төрле елларда басылып чыккан уку әсбаплары. Бу бер дәрескә әзерләнү өчен генә. Уку стандартларын үтәп, балалар белән өстәмә темалар үзләштерү, семинарларда, конкурсларда катнашу кебек мәсьәләр дә тора укытучы алдында. Агымдагы уку елында техникумның җитәкчесе Сергей Коротков белән семинар уздырырга килешкәннәр. Алдан темаларны билгеләп, үзләренең техникумында белем алучыларны гына түгел, башка уку йортларыннан да яшьләрне җәлеп итәргә ниятләре. Техникумда инде берничә ел тарих фәне буенча укучыларның фәнни түгәрәге дә эшли. Гөлфидә ханым аналарча үз фәненә яшьләрне төрле алымнар кулланып тартырга омтыла.

Егетләр-кызлар фәнни түгәрәккә теләп йөриләр. Егетләрнең үзләренең дә тимер юл тарихын тирәнрәк өйрәнү теләге зур. Үзләренең туган тәбәкләре һәм халыклары тарихы да кызыклы икән.

Укытучы уку программасыннан тыш та күп кенә өстәмә мәгълүмат бирергә тырыша дәресләрендә. Удмуртия, Татарстан, Мәскәү галимнәре белән тыгыз элемтәдә тора.

Дәресләрне алып бару өчен бүген 76 тарих китабы бар икән. Русия мәгариф министырлыгы Гөлфидә Мәрдановага яңа басылып чыккан тарих дәреслеген эшендә кулланып, үз фикерен дә җиткерүне йөкләгән.

Гөлфидә Мәрданова: “76 тарих дәреслегенең берсе дә бүгенге заман таләпләренә җавап бирми. Иң беренче дәреслек чыккач, тикшерү өчен бирәләр укытучыларга. Шуларның берсе миндә инде. Бик күп кимчелек язабыз”.

Әле күптән түгел Русия мәгариф министырлыгы игълан иткән икенче бер проект буенча да үз фикерен җиткергән укытучы. Ул проект “Дәүләт төзелеше проблемалары” дип атала. Икенче проблема “Балаларның интеллектуаль потенциалын үстерү”. “Әгәр алар халык файдасына эшләнсә, мин бик бәхетле булыр идем. Күп милләтле илдә һәр халык үзенчәлеген саклап калып, башкаларның да тарихын белеп үсүен телибез.”, ди Гөлфидә ханым.

Тарих фәнен укытучы үз читлегендә генә утырмый. Стандрт программа белән генә чикләнми, һәрвакыт яңалык кертеп эшләргщ омтыла. Бу үз нәтиҗәсен бирә. Укучылары ел саен сөендереп тора. «Юность. Наука. Культура» дип аталган Русия күләм бәйгеләрдә катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия була укучылары.
XS
SM
MD
LG