Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Атеист автобуслар" дөньяви дәүләткә чакыра


2008 елда Британиядә дингә ышанмаучылар “атеист автобус кампаниясен” башлап җибәрде. Шул рәвешле алар динчеләр басымына каршылык белдерә.

“Борчылма, бәхетле бул!” дигән популяр җыр сүзләре Британияде атеистларның шигаренә әйләнде. Алар үткәргән реклам кампаниясе кысаларында Лондон буйлап йөрүче автобусларга “Алла бәлкем юктыр да”, “Бәхетле бул, тормышның тәмен бел!” дигән чакырулар ябыштырылды.

Атеистларны христианнар котырткан

Бу чарага башка бер реклам кампаниясе этәргеч бирде, ди атеистлар хәрәкәте вәкилләре. Үткән җәйдә, христианнар үз диннәрен таныту кампаниясен алып барды. Алар соравы белән автобусларга Инҗилдән, Гәйсә Мәсих әйткәннәрдән өземтәләр язып чыккан иделәр.

Бу рекламада христиан интернет сәхифәләрнең адресы да күрсәтелде, аларны ачып караучылар, “Христиан динен тотмасагыз, тәмүг утында янырсыз!” дигән кисәтүләрне укыды.

Христианнарның шушы реклам чарасы дингә ышанмаучы журналист Эриан Шеринның ачуын чыгарган. Шуннан соң инде ул һәм аның башка фикердәшләре заманча реклама аша үз тәгълимәтләрен таратырга булган. Атеист автобус кампаниясе менә шулай башланып китте.

Эриан Шеринның идеаясын яклаучылар ярдәме белән реклам кампаниясе өчен 48 мең фунт жыелды. Шушы чара кысаларында Британиядә автобусларга һәм метроларда 800ләп реклам белдерүе урнаштырылды.

Аларда “Ходай бәлкем дә юктыр”, “Борчылудан туктагыз, бәхетле булыгыз” кебек фикерләр бар.

Европада дин тотучылар кими

Христиан диненә 2 мең ел булса да, Европада чиркәүләр күбесенчә буш тора. Сораштырулар күрсәткәнчә, дин тотучылар саны Европада моңарчы булмаган түбән дәрәҗәгә төшкән.

Христиан дине материализм белән көрәштә бирешеп бара. Католик чиркәү башлыгы папа Бенедикт XVI кешене чиркәүгә күбрәк китертүне үзе өчен төп максат итеп куйды.

Атеистлар хәрәкәтен яклаучы Британия Һуманизм берләшмәсе башлыгы Ханна Стинсон әйткәнчә, Британиядә 40% кеше дингә ышанмый. Яшьләр арасында бу сан зуррак – 65%.

Британиядәге галим Ричард Давкинс фикеренчә, атеистлар, Британиядә диннең җәмгыяттәге бушлыкларны тутырып баруына канәгатьсезлек белдерә.

Мәсәлән, Англия чиркәве илнең рәсми чиркәве булып санала. Аның җитәкчесе, һаман да парламентның югары пулатында, лордлар пулатында зур вәкаләтләргә ия.

Атеистлар башлангычы яклау тапты

Шул ук вакытта Британиядәге атеистлар кампаниясе уңышлы бара, ди оештыручылар. Башлаган вакытта, дөньяви карашларны яклаучылардан 3 мең доллар җыелыр, дип өметләнгән булсалар, ахыр чиктә 200 мең доллар җыйелган. Кампания хәзер Лондон чикләреннән чыгып, Британия буйлап җәелгән, хәтта Европа илләренә һәм АКШка да үтеп кергән.

Атеист тәгълимәтен таратучы хәрәкәт вәкиле Ханна Стинсон идеяның популярлыгын үзенчә аңлата.

“Бу реклам чарасына акча биргән кешеләр, бөтен якта динилекнең күп булуына түгел, дөньяви көчләрнең һәм һуманистларның тавышы бөтенләй ишетелмәвенә борчыла. Минемчә, бу дин һәм воҗдан ирегенең бер күренеше. Дини кешеләр үз карашларын белдерә ала, әмма дингә ышанмаучыларга да үз фикерен белдерергә мөмкинлек бирү шулай ук бик мөһим, ди ул.

Британиядәге христан дине әһелләре бу атеист автобус кампаниясенә каршылык белдермәде.

Кайбер дин әһелләре мондый чаралар дин һәм вөҗдан иреге төшенчәләрен көчәйтә, дини һәм дөньяви тормыш, төрле диннәрнең мәгънәсе турында турында диалог башларга уңай мөмкинлек тудыра дип әйтә.

Вашингтонда да шундый ук атеист автобуслар йөргән. Андагы дини оешмалар бу кампаниягә протест белдергән. Австралиядәге иң зур реклам ширкәтләре атеистлар белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан дип хәбәр ителә.

Британиядәге атеистлар, үзләренең тарафдарлары итеп физик Алберт Эйнштейн, АКШтагы актриса Кэтрин Хепберн, 19 гасыр шагыйрәсе Эмили Дикенсонны "ярдәмгә чакыра" һәм рекламнарда аларның сүзләрен китерә.

Мәсәлән Дикенсон, “Тормыш беркайчан да кабатланмый һәм бу аны бик кадерле итә” дип әйткән булган.

Татарстанда да дини дини реклама бар


Татарстандагы Диния назәрәте дә, исламга күбрәк кешене җәлеп итү өчен урамдагы элмә такталарга реклам биреп карады. Мәсәлән, мөселманнар соравы белән реклам ширкәтләре Казан урамнарына Ураза бәйрәме белән котлауны, мохтажларга ярдәм итү чакыруын элеп чыкты.

Казан православ епархиясе турыдан-туры реклама ясамый. Кайбер товарларда, мәсәлән Раифа монастыренең суы рекламасында православ гыйбадәт йортлары сурәте кулланыла. Рус православ чиркәве җәмгыятнең күп өлкәләренә рекламасыз да үтеп керде инде.

Русиядә дини тәгълимәтнең үтеп керүенә каршылык белдерүләр, мәктәптә православ дин дәресләрен кертү кануны чыккач кына ишетелә башлады.
XS
SM
MD
LG