Газзәдә яшәгән халык Хәмас белән Израиль хәрбиләре арасында бәрелешләр булуын һәм автоматлар белән атышларның дәвам итүен хәбәр итә. АFP француз хәбәр агентлыгы белдерүенчә, исемен ачыклануын теләмәгән бер солдат, Израиль хәрбиләренең эчке мәхәлләләргә кергән саен, һәрбер ноктага, чокырга шикләнеп каравын белдерә.
Аның сүзләренә караганда, Хәмас әлеге бәрелешләрдә турыдан-туры катнашмыйча, читтән күзәтеп кенә гаскәриләргә һөҗүм итә.
Израиль, Газзәдә чараларның дәвам итүен, төнге чаралар вакытында 60 җиргә һөҗүм булуын белдерә.
Либан чигеннән ракета
Израиль мәгълүмат чаралары исә, Либан чигенең икенче ягыннан илнең төньягына ракета һөҗүме булуын хәбәр итте.
Өч атна элек Газзәгә каршы башланган хәрби чаралар вакытында Израиль икенче тапкыр төньяктан килгән ракета һөҗүменә һәдәф булды.
Либан рәсмиләре исә бу гаепләүне кире кага. Либан мәгълүмат министры Тарык Митри: "Кемдер бер җирдән икенчесенә ракета җибәреп, Либанны да низагка этәрергә тели”, дип белдерде.
Кайсыбер мәгълүмат чаралары, Хәмаска каршы һөҗүмнәр башланганнан бирле, Израиль парламенты эчендә бүленешләр күзәтелүен белдерә.
Хәбәрләрдә Израиль саклану министры Әһүд Барак һөҗүмнәрне киметү тарафдары булса, Израиль башлыгы Әһүд Олмертнең исә һөҗүмнәрне ныгытылган килеш дәвам иттерү ниятендә булуы белдерелә.
БМО атышларны туктатырга чакыра
Бүген Каһирәдә Мисыр президенты Һөсни Мөбәрәк белән сөйләшкән БМО генераль секретаре Пан ги Мун, Израиль көчләре һәм Хәмасны тиз арада атышларны туктатырга чакырды.
Газзәдәге бәрелешләрне туктату өчен күрсәтелгән тырышлыкларның бермә-бер арттырылачагын белдергән Пан Ги Мун: "БМО башлыгы буларак мин Газзәдә тиз арада тынычлык урнаштырылуы өчен кулдан килгәнне эшләргә тырышачакмын. Бу минем беренче вазифам. Аннары һуманитар ярдәм белән тәэмин итү өчен барлык мөмкинчелекне кулланачакмын", диде.
Узган атнада БМО кабул иткән солых килешүе карарына ике тараф та игътибар күрсәтмәде.
Хәмас, Израиль хәрбиләре Газзәдән чигенмичә, атышларны туктату турында бернинди үзгәреш була алмаячагын белдерде.
БМО-дан гаепләү
БМО-ның бала хокуклары комитеты, Израильнең Газзәгә булган һөҗүмнәрдә балаларны саклау турындагы кагыйдәләрне санга сукмауда гаепләде.
Комиссия нәтиҗәләренә караганда, әлеге чаралар вакытында үлгән халыкның 40 процентын хатын-кызлар һәм балалар тәшкил итә.