Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда $ны 34 рубльдән саталар


Халык авазы: Долларның күтәрелүе, рубльнең төшүе сезгә зыян китерәме?

-Зыян китерә, әлбәттә. Бәяләр күтәрелә.

-Безгә әлегә зыян китерми кебек. Кризис Европада бит. Рубльгә шулай тәэсир итүен дә аңлап бетермим.

-Зыян китерми кебек, чөнки мин хезмәт хакын рубльдә алам. Хезмәт хакым 16 мең рубль.

-Минем хезмәт хакым 10 мең рубль. Шуңа күрә долларның күтәрелүе миңа зыян китерми.

-Бәяләр күтәрелгәне сизелә, әлбәттә. Кризисны сылтау итеп хезмәт хакын күтәрмиләр кебек.

-Зыян китерә, әлбәттә.

-Минем долларны күргәнем дә, аның миндә булганы да юк. Күтәрелгәнен дә сизмим.

-Мин сезнең бу соравыгызга әзер түгел. Әмма минем язмышымны үзгәртерлек кимәлдә долларым да, рублем дә юк.

-Зыян китерми, чөнки безнең илдә бөтен нәрсә рубльгә сатыла. Доллар америкалылар өчен дип уйлыйм.

-Без бит Русия ватанпәрвәрләре, шуның өчен без рубльнең халыкара валюта булуын телибез.

-Минем долларым да, евро да юк, әмма алар белән бәйле рәвештә бәяләр арта. Менә шуңа борчылабыз. Бу, әлбәттә, безгә зыян гына китерә.

-Без Һиндстаннан килеп укучы студентлар. Долларның күтәрелүе безгә бик проблемалы мәсьәлә булып тора.

-Мин студент. Русиядә доллар байлар өчен генә.

XS
SM
MD
LG