Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә яшь шагыйрәләрнең беренче китаплары дөнья күрде


Яшь шагыйрәләр Эльмира Нигмәтҗан һәм Гүзәл Исхакованың иҗатын берләштергән “Яшьлек бөреләре” дип аталган шигырьләр җыентыгы Ижау китап нәшриятында дөнья күрде.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, ул “Удмуртиядә яшәүче халыкларның туган телләрен яклау программасын” тормышка ашыруның бер күркәм дәлиле дә. Шушы программада каралган финанслау китапны чыгаруда зур ярдәм булды.

Шагыйрәләр өчен әлеге китап икеләтә сөенеч булды. Башта Гүзәл Исхакова бераз соңрак Элмира Нигмәтҗан да әни булдылар.
Без “Яшьлек бөреләре” җыентыгының бер авторы Элмира Нигъмәтҗан белән очраштык.

Эльмира Нигъмәтҗан нәни кызчыгы белән көннең нинди булуына карамастан урамда, саф һавада йөреп керүне гадәткә керткән. Безнең белән очрашу кар явып, җирне акка төренгән мизгелгә туры килде. Элмира бер шигырендә:

“Һәр мизгелнең үз аклыгы була,
Күркемлеге була, үз яме.
Карап торам карның ипләп кенә
Көпшәләрне акка күмгәнен.

Ә көпшәләр горур, гүя, алар
Сөенәләр ак тун кигәнгә
Җәен генә түгел, кышларын да
Җирне ямьләү бәхете тигәнгә…

Бар арада шундый кешеләр дә:
Саклый һәрчак күңел аклыгы.
Шуңа яшьлеген дә, картлыгын да
Бизи аның яшәү шатлыгы” дип яза бер шигырендә.

Һавадан бөтерелеп-бөтерелеп төшкән ак кар бөртекләрен нәни кызчыгы да, әйтерсең, аның матурлыгына хозурланып, тын гына күзәтеп ята.

Эльмира Нигъмәтҗан: “Бик кышны яратам. Бөтен дөньяны аклыкка, сафлыкка күмүче, шыгырдап торган салкын кышны яратам. Шундый шыгырдап торган салкын кышлар алар кешене күрсәтә. Кешеләр дә усал булырга мөмкин, әмма бик нык шәфкатьле. Бәлки шуңадыр, табигать тә кеше холкына бик охшагандыр төсле миңа. Шуны чагылдырган шигырем дә бар. “Дусларыма”дип атала.

Бөтен дөнья сагыш тулы
Сары сагыш төсле лә.
Ник агачлар үз сагышын
Ташлаган җир өстенә.

Җыем дидем бу сагышны
Сыймады учларыма,
Сыймады куш кулыма да,
Сыймады кочагыма.

Карлар яуды, ап- ак карлар,
Каплады яфракларны.
Сары сагыш өсләренә
Тагын ак бәхет яуды.

Җанга сары сагыш керде
Сыймады хисләремә.
Сагышларым яшләр булып
Каплады күзләремне

Янар иде йөрәк дөрләп,
Сагышым учагында
Моң-зарымны уртаклаштым
Иң якын дусларыма.

Салкын урамнан кереп әнисе кочагына сыенып утырган тугыз айлык Самирага рәхәт. Шагыйрәнең кызчыгы иң зур шатлыгы булса, икенче бер зур сөенече – беренче шигырьләр җыентыгы чыгуы. Дөрестән дә, 2008 ел Эльмира Нигъмәтҗан өчен аеруча сөенечле булып күңел тарихына кереп калыр.

“Китабымны чыгарырга әзерләгәндә мин бәби көтә идем. Башта кызым туды, аннан соң икенче шатлыгым, балам тугандай, китап чыкты. Бу бит минем беренче китабым. Бик сөенечле ике вакыйга берьюлы булды дияргә була”, ди ул.

Эльмира Нигъмәтҗан шигырьләре ике дистә елга якын “Яңарыш” газетасы битләрендә, башка басмаларда дөнья күрсә дә, әле аның аерым китабы юк иде. Моны тормышка ашыруда республикада кабул ителгән кануннар – шул уңайдан “Халыкларның телләрен саклау буенча программа” ярдәм итте. Икенчедән, үзе эшләгән “Яңарыш” газетасы җитәкчеләре һәм каләмдәшләре. Җыентыкка күңеленә охшаган күп кенә шигырьләрен туплаган автор.

“Кешеләргә җиткерергә теләгем булган шигырьләрне генә алдым. Бөтен шигырьләрнең бергә җыелуы, китап гөлнамәсе, әлбәттә, һәр иҗат кешесенең хыялыдыр. Бу хыялым чынга ашты. Куанып бетә алмыйм”, ди Эльмира.
Бүгенге укучылар Эльмираны нечкә күңелле, оста сүзле, инде җитлеккән шагыйрә итеп белә. Ә шулай да иҗатка юлы кайчан, ничек башлаган соң?

“Беренче шигыремне искә алганда, мин аны елмаймыйча искә ала алмыйм. Чөнки ул самими дип әйтимме. Ул әле шигырь булып та җитмәгәндер. Аны язу белән шундый куанган идем. Бөтен класс алдында укыдым. Хәтта укытучым аны газетага да җибәрде. Гәҗәеп, ул басылып чыкты. Шуннан кызыксынуым да барлыкка килгәндер. Мин әле икенче сыйныфта гына укый идем ул вакытта”, дип искә алды Эльмира.
Яшь автор темаларны сайлауга да бик җитди карый. Лирик юллары да бихисап, шул ук вакытта бүгенге заманның тискәре якларын күреп, кырыс итеп, үз сүзен шигъри юлларда әйтә белә ул.

“Әлбәттә, бу темага языйм, мәхәббәт темасына гына уйлап язып булмый ул. Күңелдән чыга бит инде ул. Үзем нәрсә кичерәм, ул шигырьләремдә чагыла. Бөтен сөю хисем, әлбәттә, шигырь юллары булып баса. Аны язганнан соң миңа җиңел булып кала. Әгәр инде табигать белән сокланам икән, мин аны тагын күңелем аша шигырь юллары белән чыгарам”, диде Эльмира.

Әйтергә кирәк, Эльмираның берничә шигыренә җирле авторлар инде көйләр язган. Киләчәктә җырга салынган юллары әле тагын да күп булыр.

Яшь авторның иҗаты күп кырлы дип әйттек инде. Әлбәттә, аңа табигатьтән бирелгән сиземлелек, нечкә күңеллелек белән беррәттән, Эльмираның Казан университетында югары белем алуы, андагы укытучылары, иҗатташлары, шулай ук төрле бәйгеләрдә катнашып, танылган әдипләр белән аралашуы да, һичшиксез, ярдәм иткән.

“Казанда ел саен “Иделем акчарлагы” бәйгесе уздырыла. Яшьләрне төрле төбәкләрдән җәлеп итәләр. Анда иҗади көч сынашу. Башта яшьләр узләренең шигырьләрен тәкьдим итәләр. Аннан тәҗрибәле шагыйрьләр, язучылар, карап бәя бирәләр. Анда мин бик күп шагыйрьләр белән очраштым. Шаһинур Мостафин, Батулла. Аларның яшьләрнең иҗатына фикерен ишеттем.

Шулай ук төрле тәҗрибәле шагыйрьләр, язучылар белән остаханәләр оештырыла.Туфан Миңнуллин белән очрашу минем өчен аеруча истәлекле, онытылмас очрашу булып калды. Шушы очрашудан соң аның китапларын кайтып-кайтып укыдым. Андый кешеләр белән очрашу тормышымда зур бәхет”, дип уртаклашты Эльмира Нигьмәтҗан.

“Иделем акчарлагы” исемле яшь иҗат итүчеләр фестивалендә берничә тапкыр катнашуы да, Эльмирага иҗадый канатларын көннән көн киңрәк җәелдерергә, ныгытырга ярдәм иткән.

“Иделем акчарлагы” бәйгесе кысаларында уздырылган остаханәләрдә алган тәҗрибә дә иҗат итәргә этәргеч биргән. Өлкән язучыларның яшь шагыйрәгә биргән бәясе дә канатларын үстергән. Әлеге бәйгедә алган диплом да күңелен үстергән.

Дөрес, өлкәннәрнең тәнкыйть сүзенә дә колак салган шагыйрә. “Алар миңа шигырьләр язганда самимилегеңне яшермә диделәр”.

Яраткан эше, яраткан тормыш иптәше, инде бу яратуның җимеше – кызы Самирасы бар. Аны тыйнак, эш сөючән, белемгә омтылучан, хисле итеп тәрбияләүгә йөрәк җылысын, күңел назын, бар көчен куя Эльмира Нигьмәтҗан.
XS
SM
MD
LG