Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Энтропа” күргәзмәсе җәнҗал тудырды


Нидерландны су баскан, су астыннан мәчет манаралары гына күренә. Брюссельдә ачылган күргәзмә кайбер илләрне шаккытырды һәм үпкәләтте

Брюссельдә Европаның министрлар шурасы бинасында бу атнада “Энтропа” дигән күргәзмә ачылды. Чехиянең сәнгать остасы Давид Черный Европа харитасын үзенчә, сәнгать күзлегеннән төзегән.

Европа Берлегендә рәислек иткән һәр ил берәр сәнгать әсәрен тәкъдим итә. Әмма Чехия осталары ясаганы иң каршылыклы булды.

Сүз иреге – гаеп итмәгез!

Әлеге сәнгать әсәрендә Болгарстан төрек бәдрәфе кебек сүрәтләнгән. Нидерланд илен су баскан, су астыннан мәчет манаралары гына күренеп тора. Германия бер берсенә тоташкан машина юлларыннан тора, аларга текәлеп караучылар юллар свастиканы хәтерләтә, ди.

Болгарстан - "төрек бәдрәфе"

Франциягә “эш ташладык” дигән язу куелган. Люксембургта исә “сатыла” дигән игълан эленгән. Дания балаларның Lego конструкторы ярдәмендә төзелгән, аның сүрәте Мөхәммәд пәйгамбәрнең башын хәтерләтә. (Даниядә җәнҗал тудырган пәйгамбәр рәсемендәге башны).

Финляндия тулысынча мунчадагы агач идәннән тора, Швеция урынына IKEA кибетеннән тартма тора. Европа илләреннән читтәрәк торырга яраткан Британия бу харитада бөтенләй юк.

Литва коммунистлар чоры һәйкәлләреннән җыелган, анда “Сиеп торучы малай” сүрәтләнгән. (монды й һәйкәл Брюссельдә бар). Эстониягә заманча урак белән чүкеч ясалган.

Болгарстан үзенең төрек бәдрәфләре рәвешендә ясалганына протест белдерде һәм аңлатмалар таләп итте.

Чараны ачкан Чехия премьер-министры урынбасары Александр Вондра күргәзмә Чехия Европа Берлегендә рәислеген тәмамлаганчы, ягъни июнь аена кадәр күргәзмә Брюссельдә торачак, дип белдерде.

Даниядә Мөхәммәд пәйгамбәр сүрәтен күреп була


“Сүз иреге – демократиянең нигезе”, диде Вондра. Әмма София күргәзмәнең Болгарстан өлешен алырга теләсә - ул алыначак, диде Чехия рәсмие.

Словакия дә Давид Черныйның иҗат җимешенә кәнәгатьсезлек белдерде. Словакия харитада маҗар казылыгы итеп сүрәтләнгән.

Нәрсә ул – Европа?

Сәнгатькәрләр Европада һәр илгә булган калыплашкан карашларны чагылдырырга тырышкан.

“Эйе, бу Европага ахмакча караш. Моны шаяру буларак кабул итергә кирәк,” диде авторларның берсе Томаш Поспишил.

Давид Черный үзе, “рәнҗегәннәрдән гафу үтенде”.

Бу күргәзмәне Давид Черный җитәкчелегендә 27 сәнгатькәр әзерләргә тиеш булган. Аның урынына бөтен эшне Черный үзе һәм аның берничә танышы башкарган. Әмма авторлар Европа илләре биргән акчаны кулланмаганнарын белдерде.

Күргәзмә ачылганнан бирле аның янында җыелган халык бер дә кимеми. Шушы ярым җитди – ярым шаяру рәвешендә туган иҗат әсәре кабат Европа халкын үз үзләренә “кем соң без?” дигән сорауны бирергә һәм аңа җавап эзләргә этәрде.

Давид Черный үпкә белдергән илләр адында гафу үтенде





XS
SM
MD
LG