Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама рекорд куячак


Якшәмбедә Вашингтонның Линкольн үзәге алдында Америка йолдызлары Обама хөрмәтенә концерт бирде. Салкын һава торышына карамастан, анда 75 меңләп кеше килгән
Якшәмбедә Вашингтонның Линкольн үзәге алдында Америка йолдызлары Обама хөрмәтенә концерт бирде. Салкын һава торышына карамастан, анда 75 меңләп кеше килгән
Сишәмбедә Барак Обама Американың 44-нче президенты буларак ант итәчәк. Бу тарихта иң чыгымлы, иң нык сакланган һәм иң күп кеше караган инаугурация булачак.

Капитолий бәйрәмчә бизәлгән
Инаугурация көне Америкада ял көне. Аңа зур әһәмият бирелә. Бу көн ике океан яры арасында яшәгән төрле милләт, төрле дин вәкилләре булган 300 миллион кешене бер ил ватандашлары итеп берләштерү көне санала.

Америка тарихында бу 56-нчы инаугурация булачак. Тамашаның тәртибе энәсеннән җебенә кадәр алдан билгеле. Кемнең кайчан чыгыш ясавыннан алып, кичке мәҗлес өстәлендә нинди ризыклар торасына кадәр.

Тарихта беренче
тапкыр

Шулай да, бу инаугурацияне башкаларыннан аерган берничә әйбер бар. Америка тарыхында беренче тапкыр кара тәнле кеше президентлыкка ант бирәчәк. Берничә дистә ел элек моны күз алдына китерү мөмкин түгел иде.

Кунакларга бәдрәфләр әзер
Обама антны Американың 16-нчы президенты Абраһам Линкольн Тәүратында бирәчәк. 1861-65 елларда президент булган, кол биләүчелекне бетергән, ватандашлар сугышын җиңеп илнең бердәмлеген саклап калган Линкольнны Обама үзенең каһарманы дип саный.

Обама инаугурациясе бар рекордларны сугачак, дип көтелә. Ул тарихта иң чыгымлы, иң нык сакланган һәм иң күп кеше караганы булачак.

Тамашаны карарга дип Вашингтонга 2 миллионнан артык кеше килгән. Оештыру, урнаштыру, иминлек чараларына гына федераль оешмалар 50 миллион доллар акча сарыф иткән.

Обама хөрмәтенә концерт (видео)

Обама Линкольн һәйкәле алдында
Якшәмбедә Вашингтонның Линкольн үзәге алдында Америка йолдызлары Обама хөрмәтенә концерт бирде. Салкын һава торышына карамастан, анда 75 меңләп кеше килгән.

Тамашаны тулысынча диярлек караган Обама, чыгыш ясап, Американы алда көткән авырлыклар турында сөйләде:

"Илебез тарихында берничә генә буын мондый җитди авырлыклар алдында торган. Илебез сугышта. Икътисадыбыз – кризиста."

Обама, американнарның тормышын яхшырту өчен кулыннан килгәнен эшләргә вәгъдә итте.

Инаугурация чаралары Казан вакыты белән кичке 7-дә башлана. Обама "Ерткыч" кушаматлы кадиллак машинасына утырып гаиләсе белән Ак Йортка киләчәк. Антны башта вице-президент Джо Байден, аннары Обама үзе бирәчәк.

Обама нәрсә әйтер?

Шуннан соң Обама тормышында иң мөһим, инагурация нотыгын тотачак. Бу чыгышын ул ноябрь аенда, сайлауны җиңгәч үк әзерли башлаган. Аның бу чыгышы Кеннединыкын да узып китергә мөмкин диләр.

1961 елда 35-нче президент Джон Кеннеди үзенең инаугурация чыгышында "Илең синең өчен нәрсә эшли ала, дип сорама, үзем илем өчен нәрсә эшләм, дип сора" дигән мәшһүр сүзләрен әйткән иде.

Соңнан 200-ләп дәрәҗәле кунак Капитолийга аш мәҗлесенә керәчәк. Өстәлләрдә диңгез ашлары, кыздырылган үрдәк, алма бәлешләре булачак.

Аштан соң бәярәм чаралары парад, концертлар белән төнгә кадәр дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG