Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә “Өмет”нең абруе үсә


Газетаның дәрәҗәсе халык арасында гына түге, ә хакимият даирәләрендә дә арта.

Өлкә башлыгы Сергей Морозовның әле генә бәян ителгән карары нигезендә, “Өмет”нең редакторы Исхак Хәлимевкә “Ульян өлкәсе мәгълүмәт чараларының атказанган хезмәткәре” исеме бирелде. Мондый исемгә шулай ук “Димитровградская панорама” газетасы редакторы Галина Федосеева да лаек булган.

Бу уңайдан матбугатта өлкә башлыгының шәхси тәбрикнамәсе дә дөнья күрде. Анда өлешчә болай диелә: “Сез җитәкләгән басмалар, чынлап та, халык мәхәббәтен яуладылар. Өлкә халкын объектив һәм актуаль мәгълүмат белән тәэмин итүегез өчен олуг рәхмәтләремне юллыйм”.

Исхак Хәлимев бу уңайдан болай дип белдерде:

“Татар халкына хезмәт иткән өчен генә шундый бүләк бирүен мин өлкә хакимиятенең милли сәясәтне дөрес аңлавы дип саныйм. Аннан тыш та шушы арада тагын бер шатлыклы хәбәр килде. “Өлкә буенча милли телләрдә иң яхшы мәгълүмәт чарасы” дигән конкурста безнең газет җиңүче дип танылды. Монысы да күңелле хәл. Әлбәттә, бу – газет уңышы гына түгел – күбрәк халкыбыз хезмәте. Без аның алдында баш ияргә тиешбез. Һәрвакыт мин хакимият алдында да әйтеп киләм: татар халкына күптән инде һәйкәл куярга кирәк.

- Әбүнәчеләрнең күп булуы, бәлки, күбрәк “Өмет”нең үз тырышлыгы нәтиҗәседер?

- Әйе, без бары тик халык ихтыяҗларыннан чыгып эш итәргә тырышабыз. Шул ук вакытта хакимиятне дә мактарга туры килә инде. Беренче урында тел, мәдәният мәсьәләләрен яктыртырга тырышабыз. Әлбәттә инде, гасырлар буе иң караңгы елларда да халкыбызны саклап килгән динебез мәсьәләләрен дә. Шәһәрләрдә яшәүче татарларны урыслашуда гаепләү гадәткә кергән. Ләкин газетага язылу ягыннан карасаң, алай түгел: әле яңа елда өлкә үзәгендә газетага язылучылар саны 450-гә артты. Өлкә районнарында әллә ни үсеш юк. Моның сәбәбе авыл җирендә халык саны кимүгә дә бәйледер. Николаев районында гына үсеш күзәтелә. Монысын исә өлкәнең иң зур татары авылы 3 мәчетле Олы Чиркле авылы халкы күтәрә”.

Тагын шунысын да өстәп әйтергә кирәктер. “Өмет” газетасы өлкә үзәгендәге “Роспечать” киоскларында да яхшы сатыла икән. Гыйбрәтле мисал. Өлкәнең төп рәсми басмасы “Народная газета”ның яртысына якыны киосклардан кире кайта икән. Ә “Өмет”нең нибары 5 проценты гына сатылмый кала, диде “Өмет” газетасы редакциясе исемле Өлкә автоном учреждениесе директоры Исхак Хәлимев.
XS
SM
MD
LG