Accessibility links

Мәскәүдә «Татар моңы» яңгырады


Мәскәүдә «Татар моңы» җыр бәйгесенә сайлап алу узды.

Татар халык җырын башкаручыларның халыкара телевизион бәйгесенең беренче турына җырчылар һәм музыкантлар Мәскәүдән генә түгел, Петрозаводский, Владимир, Кострома шәһәрләреннән дә килгән иделәр. Мәскәүдә узган бу бәйге бик кызыклы талантларны ачуга сәбәпче булды. Шунысы да гәҗәп, катнашучылар арасында татарлар гына түгел иде. Әйтик, милләте белән черногорияле булган, бүгенге көндә Кострама шәһәрендә яшәүче Милош Ловчинский тальян гармунда үзе уйнап үзе җырлады.

Башындагы кәләпүшенә, өстендәге татар милли киеменә карап, аның татар җырларын шундый оста уйнап башкаруына шаккатып, без аннан бу җырларны ничек өйрәндегез дип сорадык.

«Мин татар җырларын гына түгел, башка милләт җырларын да башкарам. Мин җырлый башласам чеченнар мине чечен кешесе дип уйлый. Ә инде милли көйләр белән мавыгуым, славян халыкларын өйрәнүдән килеп чыкты. Шунда мин болгарларның да, хаттә казакъларның да татарлар белән тугандаш булган тамырларын таптым. Шулай итеп, татар җырларын өйрәнә башладым», диде Милош Левчинский.

Бу бәйге хакында татар җырчыларын сайлап алыр өчен Казан телевидениесе белән килгән җырчы Вил Усманов болай диде:
«Әлбәттә халык җырларын башкаручылар күп түгел. Әгәр дә эстрада җырлары бәйгесе булса, биредә халык тулып торыр иде. Тик бу кадәр яшләрнең дә татар моңнарын башкара алуы күңелгә җылылык кертә. Һәм биредә яшләрне әзерләүчеләрне дә билеләп үтәргә кирәк. Барлык заманча җырларның тамыры да халык җырларына барып тоташа бит. Дөнья күләм баянчылар бәйгесендә катнашкан Илдар Сәләховның уйнавын Казанда да күререгә, ишетергә тиешләр. Ә инде Милош Ловчинский турында гомүмән аерым әйтәсе килә. Ул урыслаша барган халык моңнарын оныткан кешеләргә үрнәк булып торырлык. Шундый башкаручыларны тыңлаганнан соң, үз халкың моңнары өчен горурлык хисләре туа», диде Вил Усманов.

Шулай итеп, төрле төбәкләрдән килеп, Мәскәүдә татар моңы бәйгесенең икенче турына узучылар арасында уен коралларында уйнаучылар да, татар моңнарын башкаручылар да бар. Атап әйтсәк икенче турга җырчылардан Альберт Сабиров, Рэдек Евремов, Виолетта Валишина бар. Ә инде музыка коралларында уйнаучылардан икенче турга баянда уйнаучы, музыка академиясе аспиратны Алабуга егете Илдар Сәләхов, Петрозаводский шәһәреннән скрипкада уйнаучы Динара Мансурова һәм халык моңнарын үзе уйнап җырлаучы Милош Ловчинский лаеклы дип табылды.

Сайлап алганнан соң татар моңына ия булган алты җырчы һәм музыкант март аенда «Татарстан Яңа Гасыр» каналы оештырган җыр бәйгесендә катнашачак.
XS
SM
MD
LG