Accessibility links

Кайнар хәбәр

Будановның иреккә чыгарылуы семберлеләрне гаҗәпләндерде


Җирле матбугат фаразлавынча, Будановның вакытыннан алда азат ителүе өстәге сәяси көчләргә кирәк булгандыр.

Гөнаһсыз кызны үтергәне өчен 10 елга төрмәгә ябылган полковник, шартлы рәвештә вакытыннан элек азат итүне сорап, 4 мәртәбә гариза язган иде инде. Тик ул кайберләрен кире алды, калганнары исә кире кагыла килде. Монда атаклы журналист мәрхүмә Анна Политковскаяның “Новая газета” аша протестлары да үз ролен уйнагандыр. Хәзер исә, Анна ханым кебекләрнең авызлары томалангач, Будановның 5-нче гаризасы ел ахырында ук канәгатьләндерелгән булып чыкты.

Ләкин ул Яңа елны төрмәдә каршылады. Чөнки аның корбаны мәрхүмә Эльза Кунгаева әти-әниләренең кассация шикаяте булуы ихтимал иде. Аларның адвокаты Станислав Маркелов полковникның азат ителүен “фактик хәлләргә һәм хокукыятькә туры килми” дип бәяләгән иде. Ләкин бу юлы адвокат дәлилләре искә алынмаган да. Аның протесты гыйнварның 16-сына кадәр көтелергә тиеш булса да, җинаятьче моңа кадәр үк иреккә чыгарылды. Адвокат Маркеловның гаризасы белән ни булганы да билгесез…

Җирле матбугат фаразлавынча, Будановның вакытыннан алда азат ителүе өстәге сәяси көчләргә кирәк булгандыр. Юкса, Димитровград шәһәре мәхкәмәсе андый карар чыгарырга җөрьәт итмәс иде.

Хәер, җинаятьче полковникның төрмәдә утыруы да ифрат үзенчәлекле булды – гади тоткын түгел ич: Ульян өлкәсе губернаторы булып торган Владимир Шамановның җан дусты. Һәм генерал Шаманов үзенең фикердәш-көрәштәше турында тирән кайгыртучанлык күрсәтә килде. Мәхбүслек шартларын җиңеләйтү белән генә түгел: дустына менә дигән рәсми вазифа да булдырды. Гөнаһсыз яшь кызны үтергән җинаятьче полковник төрмә клубы мөдире һәм үзешчән сәнгать түгәрәге җитәкчесе сыйфатында уздырды тоткынлык вакытын.
Кайберәүләр Будановның кровная месть - кан үченә дучар булуы ихтимал, диләр. Тик бу Кавказ гадәтләренә туры килми ич: кан үче бары тик бер үк дин тотучылар арасында гына мөмкин. Бу җәһәттән “Симбирский курьер” газетасының фикере гыйбрәтле яңгырый: “Әгәр Кавказ халкында бу гадәт икенчерәк булса, ерткычлыклары белән киң танылган Трошев, Шаманов кебек генераллар әллә кайчан теге дөньяга олактырылган булырлар иде инде.

Иле шундый, заманасы шундый бит. Тоталь вертикаль үзәкләштерү шартлары. Ә бу генераллар нәкъ шундый шартларны тудыруга зур өлеш кертүчеләр дә.
XS
SM
MD
LG