Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиевнең ниләр эшләвен теләр идегез?


20 гыйнвар Татарстан президентының туган көне. "Азатлык" микрофон тотып югарыдагы сорау белән урамга чыкты.

- Без югары белем алабыз. Түләп уку бик кыйммәт. Укуны арзанрак ясавын телибез.

- Бу кризис вакытында кече эшмәкәрлекне күтәрсен иде.

- Минем аягым бик авырта, йөрергә кыен. Иң югында юлларны чистарттырса да әйбәт булыр иде.

- Мин үзем Казакъстаннан килгән спортчы. Казан гел мактауда һәм игътибар үзәгендә булды. Монда метро да төзелде. Универсиаданы үткәрү хокукын да яулады. Шушы яуланган биеклекләрдән тайпылыш булмасын дигән теләктә каласым килә.

- Сөгүд Гәрәбстанындагы кебек туристик үзәк итә алса бик яхшы булыр иде.

- Спортка соңгы елларда игътибар арта. Хәзер Казан бу өлкәдә дөньяга да таныла башлады. Балаларны, яшьләрне спортка тартырга тырышлыгын куйса иде. Балалар бакчаларын да күбәйтергә, булганнарын киңәйтергә кирәк.

- Шәһәребезне тагын да матурласын, юлларны киңәйтсен иде. Менә хәзер метро бик уңайлы, җылы һәм якты. Барасы урыныбызга вакытында җитәбез.

- Татар теле дәүләт теле буларак җәмгыятьтә киңрәк урын алсын иде. Яшьләр өчен күп кешене җәлеп итәрлек татарча чаралар үткәрелсен иде .

- Эш урыннары саклансын һәм тәртип булсын иде. Югыйсә мин студент булсам да эшли идем, ә бүгенгә эшсез калдым.

- Хезмәт хакы күтәрелсен иде .

- Мәктәпләр, балалар бакчалары бушка булсын иде. Әле түләп йөртә торган балалар бакчасына да баланы керткәндә алдан ук 20 мең сум акча бирергә кирәк. Аннан соң һәр ай саен 3 мең сум түләп барасы.



Шәймиев турында “Чаллы яшьләре” газетасыннан алынган кайбер мәзәкләр


Путин белән Шәймиев Чаллының Тынычлык урамы буйлап барганда, боларның “Мерседес”лары сикереп-сикереп куя икән.
Путин: “Миңтимер Шәрипович, сезнең нефтегез дә бар, нишләп соң юлларыгыз җимерек?”, дигән имеш.
Шәймиев: “Нефть барын-бар да ул, тик күкерте күп аның”, дигән.



Шәймиев “Бердәм Русия” партиясенә взнос түләргә дип Мәскәүгә барган. Акча чыгарганда кесәсеннән коммунист партбилеты төшкән.
- Бу ни бу?! - дигән ди Грызлов.
- Кризис булгач, иске кәчтүмемне кигән идем… ияреп килгән инде менә, - дигән ди Шәймиев.



Татарны акыллы милләт дип әйтәләр. Чөнки аның мие өчәү: баш мие, арка мие һәм ... Шәймие бар.

XS
SM
MD
LG