Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама “җаваплылык чорын” игълан итте


Барак Хөсәен Обама АКШның 44-нче президенты буларак ант китерде. Инаугурация чыгышында ул һәр американны җаваплы булырга чакырды
Барак Хөсәен Обама АКШның 44-нче президенты буларак ант китерде. Инаугурация чыгышында ул һәр американны җаваплы булырга чакырды

Обаманың балалар бакчасындагы тәрбиячесе әйтүенә караганда, Барак кечкенә малай чагында ук президент булырга хыялланган. Бер дәрес вакытында ул "Мин президент булырга телим" дип язган булган.

2009 елның 20 гыйнварында балачак хыялы тормышка ашты. 47 яшьлек Барак Обама президент Линкольннан калган Тәүрат китабына кулын куеп президенлыкка ант китерде. Зур җаваплылык басымы сәбәплеме, югары мәхкәмә рәисенә ияреп ант сүзләрен әйткәндә, ул төртелеп тә алды. [видеоны кара]

"Мин, Барак Хөсәен Обама, Америка Кушма Штатлары президенты вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарырга, Америка конституциясен кулымнан килгәнчә үтәргә, якларга һәм сакларга ант итәм. Аллаһ миңа ярдәм итсен."

Бу тарихи мизгелне күрү өчен Вашингтонга 2.5 миллион кеше килгән иде. Шәһәрдә моңарчы күрелмәгән саклык чаралары күрелде. 100-дән артык урам юллары дүшәмбедән бирле ябылган иде. Башкалага алып баручы җиде күпергә машиналар рөхсәт белән генә кертелде.

Төп чаралар үткән Капитолий алдындагы мәйдан тирәсендәге биналар түбәсенә мәргәннәр утыртылып чыккан иде. Күктә боралаклар бөтерелде. Чаралар барышын 5 меңнән артык видеокамера һәм урындагы махсус сакчылар күзәтеп торды.

Ант китергәннән соң Обама үзенең инаугурация нотыгын тотты. Кәгазьгә карамыйча ясаган 19 минтутлык чыгышында ул яңа максатлар, иске кыйммәтләр һәм җаваплылык турында сөйләде:

"Безнең максатлар һәм аларга ирешү чаралары, бәлки, яңадыр. Ләкин уңышның нигезен тәшкил иткән кыйммәтләр шул ук – тырышып эшләү һәм турылык, батырлык һәм гаделлек, түземлек һәм белемгә омтылу, тугрылык һәм патроитизм. Бу кыйммәтләр чын, тарихыбызда гел этәргеч булды. Безгә шушы кыйммәтләргә кайтырга, җаваплылык чорын тою кирәк. Һәр американ ватандашлары, илебез, бар дөнья алдында җаваплы икәнен аңларга тиеш."

Вазыйфадан китүче президент Джордж Буш дүшәмбедә Ак Йортта соңгы тапкыр кунды. Президентлыгының соңгы көнендә ул берничә илнең җитәкчесенә шалтыратып, алар белән бергә эшләвенә кәнәгатьләнү белдергән.

Ак Йорт сүзчесе әйтүенчә, бу кешеләр арасында Британия, Израиль, Дания, Грузия, Италия, Япония җитәкчеләре, Русиянең президенты белән премьер-министры да булган. Инаугурация чарасында катнашканнан соң Буш гаиләсе белән Тексас штатына очты.

Капитолий янында Бушны боралак көтеп торды

Тантана чараларында Американың бар "каймагы", Конгресс һәм хөкүмәт әгъзалары катнашты. Бер кешедән кала. Обама белән берәр хәл булса, аның вазыйфасын саклану министры Роберт Гейтс алырга тиеш. Иминлек күзлегеннән чыгып, Гейтс Капитолийдан шактый ерак бер яшерен урында тамашаны телевизордан күзәтте.

Барак Обама хатыны Мишель, кызлары Малия һәм Саша белән Ак Йортка атлап кергәндә аларның шәхси әйберләре анда инде урнаштырылган иде.

Чәршәмбедән Америка "яңа чорда" яши башлады.

[видеоны кара]

XS
SM
MD
LG