Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә МиГ-29-ларга күккә күтәрелү тыела


Русия һава көчләре декабрь башындагы каза сәбәпләре ачыкланганчыга кадәр МиГ-29 һөҗүм очкычлары һавага күтәрелмиячәк дип белдерде.

5 декабрьдә Себердә бер МиГ-29 очкычы күнегүләр вакытында казага тарыды. Очучы һәлак булды.

Шул ук тирәдә октябрь аенда башка бер МиГ-29 очкычы төшеп җимерелгән иде.

Һава көчләре вәкиле Владимир Дрик декабрьдәге каза сәбәпләре әле дә ачык түгел диде.

Ике моторлы МиГ-29 очкычлары 1980 еллардан бирле башта совет, аннан Русия һава көчләренең төп таянычы булды.

Бу очкычларның һавага күтәрелмәве Русия һава көчләренең мөмкинлекләрен бик нык чикли.
XS
SM
MD
LG