Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово үз кораллы көчләрен булдырды


Косово рәсмиләре илдә яңа кораллы көчләренең вазыйфага керешүен игълан итте. Сербия моңа ачу белдерә.

Җиңелчә коралланган Косово кораллы көчләренең 2500-ләп хәрбие Косовода иминлек вазыйфаларын башкарачак. Косово кораллы көчләре башлыгы генерал Сөләйман Сәлими, Косовоның үз кораллы көчләренең эшенә керешүе белән илдә яңа чор башлануын белдерде.

Косово кораллы көчләренә НATО тарафыннан күнегү үткәрелүен искә төшергән Косово премьер-министры Һашим Тачи ясаган чыгышында: "Алар Косово эчендәге төрле этник милләт вәкилләреннән торачак һәм алар вазифаларын халыкара җәмәгатьчелек карамагында, Косово конституциясе һәм НАТО таләпләренә буйсынып эшләячәк", дип белдерде.

Ләкин Косовоның бу адымы Белград тарафында ачу тудырa. Чөнки 2008 елның февралендә үз бәйсезлеген игълан иткән Косовоны Сербия үзeнең бер өлеше буларак күрә һәм аның бәйсезлеген танымый.

Сербия тышкы эшләр министры Вук Ерермич Косово Кораллы көчләрен "канунсыз кораллы төркем" дип атап, аны Косовода вазифаландыру бөтенләй кабул ителгесез гамәл дип белдерде. Еремич Косовоның бу адымын "төбәк иминлегенә, тынычлык һәм тотрыклыгына турыдан туры куркыныч тудыруын әйтте.

Сербия президенты Борис Тадич исә кораллы көчләрен кабул итми: "Сербия бу адымны хупламый һәм без моны беркайчан да кабул итмәячәкбез", дип белдерде.

Сербия шулай ук БМОда бу гаскәргә ризасызлыгын белдерәчәге турында әйтте.

Косовода илнең үз кораллы көчләрен булдыру НАТОның Косово мәсьәләсендә махсус арадашчысы Мартти Аһтисаари тәкъдим иткән планың бер өлеше иде. Әлеге план Косово бәйсезлеген яклый.

НАТО иминлек шурасы Аһтисаари планына фатиха бирмәсә дә, аның кайбер мөһим шартлары үтәлә.

Аһтисаари планы нигездә гади халыкны саклау максатын куелган иде. Бу көчләр гадәттән тыш ашыгыч чараларга да кушылырга мөмкин. Ләкин бу аларның тулысынча полиция яисә хәрби көчкә ия булуын аңлатмый.

Шул ук вакытта Европа берлеге көчләре һәм НАТО карамагындагы кораллы көчләре Косовоның этник сербләр яшәгән төбәкләрдә тынычлыкны саклау вазифасын дәвам итә.
XS
SM
MD
LG