Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран җәмгыятьне президент сайлауларына әзерли


Иранда тагын ике танылган кеше хакимияткә каршы эшчәнлектә гаепләнеп иректән мәхрум ителде. Күзәтүчеләр моны сайлаулар якынлашу белән бәйли.

Табиплар Араш һәм Камьяр Алаеиның кулга алынуы һәм соңыннан хөкем ителүе Иранда кеше хокукларын яклаучылар һәм фән эшлеклеләре арасында борчу уятты. Бу ике табип имеш АКШ ярдәме белән оештырылган “йомшак” инкыйлабка котырткан булган.

Табипларның яклаучысы, алар өчтән алып, алты елга кадәр иректән мәхрум ителгән дип хәбәр итте.

Табипларның гаиләләре, аларның гаебе юк, ялган сүзләр сөйләргә мәҗбүр иткәннәр булырга мөмкин, дип белдереп килә.

Бертуган Араш һәм Камьяр Алаеи халыкара дәрәҗәдә Иранда СПИДка каршы көрәш, кисәтү чараларын алып барган табиплар буларак танылган иде.

Алар икесе дә АКШта белем алган. Аларның хөкем ителүе Ирандагы кеше хокуклары активистларына, АКШ белән бәйле кешеләргә булган басымның бер күренеше генә.

Human Right Watch оешмасының СПИД белән көрәш программалары җитәкчесе Джой Эймон, президент Әһмәдинеҗад хакимлек иткән чорда Иранда эшләгәндә кеше хокукларын яклау эше моңарчы бүлмаган түбән дәрәҗәгә төште, дип белдерде.

Тәһранда хокук яклау үзәген оештыручыларның берсе, хокукчы Абдулфаттах Солтани, йомшак инкыйлаб турында сөйләп хакимиятләр алдагы җәйдә буласы президент сайлаулары алдыннан халыкны куркытырга тырыша, ди.

“Мондый сүзләр сөйләп алар, халык алдында ватандашлар җәмгыятен тар-мар итүне акларга тырыша,” ди Солтани.

Үткән елда Иран хакимиятләре зыялыларны, тәнкыйть белдерүчеләрне, студентларны, хокук яклаучыларны гаепләп чыкты. Алар ярдәме белән АКШ инкыйлабка котырта дип әйттеләр.

2007 елда, ике билгеле академик шулай ук хакимияткә каршы эшчәнлектә гаепләнеп хөкем ителде. 2006 елда бер язучы шундый ук җинаятьтә шикләнеп, 6 ай төрмәдә үткәрде. Яңа гына ике табипның утыртылуы күпләргә шушы вакыйгаларны хәтерләтте.

2008 елда Тәһранда Нобель бүләге иясе Ширин Эбади ачкан кеше хокуклары үзәге ябылды, соңыннан ирекле “Каргозаран” газетасы да чыкмый башлады.

Шул ук вакытта кеше хокуклары яклаучыларының эшли алмавы сизелә. Күптән түгел ике кешене, ташлап атып үтерделәр. Суфиларга басым артуы хакында да хәбәрләр килде.

Илкүләм студентлар көнендә катнашкан Шираз университеты студентлары да эзәрлекләнә. Аларның икесе һаман да төрмәдә, 10нан артыгы университетның тәртипне багучы комиссиясенә чакыртылган. Аларның күбесен дәүләткә каршы пропаганда алып баруда гаеплиләр.

Күп кенә күзәтүчеләр Иранда сайлаулар якынлашкан саен, иҗтимагый оешмаларга басым артачак дип фаразлый.












XS
SM
MD
LG