Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә тагын дистәләрчә кеше кулга алынды


Төркия полициясе исламчы тамырлары булган хөкүмәткә каршы түнтәрелеш әзерләү гаепләүләренә бәйле рәвештә тагын берничә дистә кешене кулга алды.

Анадолу хәбәр агентлыгы белдерүенчә, 13 виләяттә 26-дан артык кеше тоткарланган. Алар арасында хәрбиләр һәм полиция хезмәткәрләре дә бар.

Ергенекон дип аталган оешмада әгъза булуда шикләнелгән 86 кеше - аларның күпчелеге хөкүмәтне кискен тәнкыйтьләүчеләр - инде мәхкамә каршына басты.

Прокурорлар бу оешма 2009 елда Төркия хөкүмәтен бәреп төшерергә җыенган ди.
XS
SM
MD
LG