Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Гуантанамо төрмәсен яптыра


Обама имзалаган карар
Обама имзалаган карар

АКШ президенты Барак Обама Кубадагы Гуантанамо тоткарлау үзәген бер ел эчендә ябу турында фәрман имзалады.

Имзалаудан соң Обама бу карар АКШның террорга каршы гамәлләрен Американ кыйммәтләренә яраклаштырачак диде.

"Без бар дөньяга шуны күрсәтәбез, Кушма Штатлар көч куллануга һәм террорчылыкка каршы барган көрәшне дәвам итәчәк. Без бу көрәштә уяу булачакбыз, нәтиҗәле эш итәчәкбез, һәм без моны үз кыйммәтләребезгә туры китереп башкарачакбыз," - диде Обама.

Обама шулай ук ярамаган ысуллар белән сорау алуларны тыю һәм террорчылыкта шикләнелүчеләрне тоткарлау кагыйдәләрен күздән кичерү турында да фәрманнар имзалар дип көтелә.

Элегрәк Обама террорчылыкка бәйләнешләре булуда шикләнелгән 250 тоткын, шул исәптән Чаллы татары Равиль Минһаҗев әле дә ябып тотыла торган Гуантанамо төрмәсен ябарга вәгъдә иткән иде.
Гуантанамо тоткыннары арасында Чаллыда туып үскән татар Равиль Минһаҗев та бар

Күп тәнкыйтьләргә сәбәпче бу төрмә кеше хокуклары өлкәсендә АКШка кара тап булып килде.

Чәршәмбе Обама кушуы белән Гуантанамода террорчылыкта шикләнелүчеләрне хөкем итүче кайбер хәрби мәхкамә эшләре туктатылды.
XS
SM
MD
LG