Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Яшел беретлар” Самар өлкәсенә китте


Башкортстанның Дүртөйле шәһәрендә тугыз ел элек оештырылган “Яшел беретлар” татар ансамбле әгъзалары Самар өлкәсенә китте.

Әле Башкортстан егетләре кызу нокталарда һәлак булучыларга истәлек такталары урнаштыруны дәвам итә. Тугыз ел дәвамында “Яшел беретлар” әгъзалары 1000-гә якын истәлек тактасы урнаштырган да инде. Башкортстан, Татарстан, Чиләбе, Самар, Төмән өлкәләрендә, Пермь крае районнарында булып, анда Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган якташларга истәлек такталары урнаштырып йөри элекке яугирләр. Әлеге игелекле эшкә алар, һәрвакыттагыча, үзләре куйган концертлардан кергән акчаны файдалана.

Әле Самар өлкәсендә “Яшел беретлар” әгъзалары Рашат Фазлыйәхмәтов белән Ирек Муллаянов Новокуйбышевски, Кинәл, Чапаевск, Базенчук, Хворостянки калаларында һәм районнарында булып 17 истәлек тактасы урнаштырачак.

Үзләре дә кайнар нокталарда хезмәт итеп, күп михнәтләрне үз җилкәсендә сынаган яугирләрдән торган “Яшел беретлар” сәнгать коллективын хәзер күп төбәкләрдә беләләр. Ансамбльдәге милләттәшләр Рашат Фазлыйәхмәтов, Ирек Муллаянов һәм Финә Шилова үзләре белән бергә хезмәт итеп, Әфганстан белән Чечняда башларын салган дусларын гына түгел, ә башка бик күп солдат һәм офицерларның да истәлеген кадерләп саклый.
XS
SM
MD
LG