Accessibility links

Кайнар хәбәр

Газзә сугышы дәвам итә. Интернетта


Израил үз гаскәрләрен Газзәдән чыгарса да, аның башка, яңа төрле гаскәре эшенә кереште генә - сүз дөньяда киң таралган телләрдә иркен сөйләшүче блоггерлар турында бара. Фәләстин ягы да калышмый.

Аларның максаты – интернет челтәрендә җәелә барган антисионизм кампаниясенә каршы тору. Израилнең Адсорбция министрлыгы (ул читтән күчеп килгән яһүдләрнең Израилдәге тормышын җайлау белән шөгельләнә) бу эшкә инде миллионнан артык кешене җәлеп иткән. Алар барысы да моңа ихтыяри кушылган, чөнки Израил йөзен пычратуга каршы торуны шушы активистлар намус эше итеп күрә.

Министрлыкның мәгълүмат чаралары белән эшләүче бүлеге интернетта “проблемалы” саналган, ягъни яһүд дәүләтенә каршы язмалары белән танылган сәхифәләрне ачыклап, моны тиешле телне яхшы белгән блоггерларга җиткерә һәм алар анда игътибарны Израил тормышындагы уңай хәлләргә, Израил халкының һәрдаим террор куркынычы астында яшәвенә, моңа каршы тиешле җавап чаралары күрә алу хокукына җәлеп итә.

Израил басмалары язуына караганда, мондый эш инглиз, франсуз, испан, алман телләрендәге сәхифәләр белән бара. Хәзерге вакытта португал һәм урыс телләрен белүчеләрне дә күбрәк җәлеп итәргә тырышалар.

Бу кампаниядә нигездә Израилгә әле күптән түгел генә күчеп килгән, һәм шул сәбәпле элекке ватаннары телләрен яхшы белгән кешеләр катнаша. Аларның яһүд дәүләте абруен һәм данын саклауда менә шулай катнашуы Израил җәмгыятенә җиңелрәк кушылып китүенә ярдәм итә ала.

Бу киберсугыш радикал “Хәмас” идарә иткән Газзәне бомбалый башлау белән үк кабынып киткән иде. Анда асылда ике сугыш барды. Һәм Израил генә түгел, фәләстиннәр дә замананың яңа мөмкинлекләрен бик оста һәм киң кулланды.

Газзәдәге фәләстин михнәтләрен бар дөньяга күрсәтү, халыкара яклау табу максатында Facebook кебек иҗтимагый челтәрләрдә сугышны туктатуга, Израилне хөкем итүгә өндәгән, дөнья буйлап йөзләгән мең кешеләрне туплаган төркемнәр барлыкка килде.

Израил кораллы көчләре исә YouTube челтәрендә махсус видеоканал ачып, анда Газзәне һавадан күзәткән пилотсыз очкычларның видеосүрәтләрен, мәчетләрдә корал саклануын исбатлаган кадрларны урнаштырып торды.

Фәләстин ягы моңа Palutube сәхифәсе белән җавап бирде, анда Газзәдәге гади халыкның интегүен күрсәткән видеолар, “Хәмас” сугышчыларының пропагандасы урын алган.

XS
SM
MD
LG