Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстан премьер-министры йөрәгенә операция ясалды


Дәһли хастаханәсендә Һиндстан премьер-министры Манмоһан Сиңның йөрәгенә операция ясалды.

Билгесез чыганаклар әйтүенчә, 76 яшьлек премьер-министрның хәле операциядән соң "тотрыклы һәм әйбәт".

Алдагы 2 тәүлектә ул интенсив терапия үтәр дип көтелә.

Операция алдыннан табиблар Сиң бер ай эчендә эшкә кайтыр диде.
XS
SM
MD
LG