Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама вәкиле Якын Көнчыгышка җыена


АКШ президенты Барак Обама Израил белән Фәлестин арасында тынычлык урнаштыру эшен яңарту максатында алдагы атнада Якын Көнчыгышка үзенең яңа вәкилен җибәрергә җыена.

АКШның Якын Көнчыгыштагы яңа вәкиле Джордж Митчеллның киләчәген Израил сүзчесе Жигал Палмор да раслады.

Көнбатыш һәм гарәп дипломатлары әйтүенчә, Митчелл шулай ук Мысыр һәм Кынбатыш Ярда да тукталырга җыена.

Дипломатлар белдерүенчә, Митчелл Фәлестин идарәсе президенты Мәхмүт Габбас белән очрашыр дип көтелә. Әмма ул Газзә Сызыгында хакимияттә булган Хәмас җитәкчеләре белән туры элемтәгә керергә җыенмый.
XS
SM
MD
LG