Әфганстанда АКШ җитәкчелегендәге көчләрнең Талибанга каршы чираттагы һөҗүме вакытында тагын тыныч халыкның үтерелүе турындагы хәбәрләрдән соң, меңнәрчә әфганлы президент Хәмит Карзаига һәм Кушма Штатларга ризасызлык белдерде.
Һөҗүм шимбә көнне көнчыгыштагы Лагман виләятендә булган.
АКШ хәрбиләре һава көчләре ярдамендә башкарылган ул һөҗүмдә 15 сугышчы үтерелде дип белдерә. Әмма җирле рәсмиләре әйтүенчә, сугышчы дип шикләнелгән 3 кешедән тыш, кимендә 10 тыныч әфган үтерелгән.
Карзаи тыныч халыкны үтерүләр террорчыларны көчәйтә генә ди.
Хәзер бу очракны әфган һәм АКШ рәсмиләре бергәләп тикшерә.