Accessibility links

Кырым Бабурованы үтерүчеләрнең табылуына ышанмый


Кырым журналистлары берлеге рәисе Лилия Будюрова журналист Анастасия Бабурова һәм адвокат Станислав Маркеловны үтерүчеләрнең табылачагына ышанмый. "Бүгенге көндә Русиядә андый билгеле кешеләрнең үлемендә гаепле булганнар табылмады," диде Будюрова.

"Новая газета" журналисты Анастасия Бабурова бүген Ак Яр (Севастопольдә) җирләнде. Бабурова узган атнада Мәскәү үзәгендә адвокат Станислав Маркеловка булган һөҗүмдә яраланып хастаханәдә вафат булган иде.

XS
SM
MD
LG