Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Сафин спорттан китәргә җыена


Атаклы теннисчыга 29 яшь тулды. Соңгы матбугат очрашуында ул тормышын үзгәртергә теләвен һәм теннистан китәргә җыенуын белдерде.

Бу хакта атаклы теннисчы Марат Сафин Мельбурндагы матбугат очрашуында, көндәше Роже Федерерга оттырганнан соң һәм Австралия ярышыннан төшеп калганнан соң әйтте.

Киләсе елда Мельбурн ярышында катнашу мөмкинлеге турындагы сорауга Марат Сафин, “моңа мин бик шикләнәм”, дип җавап бирде.

“Мин инде күптән китәргә әзер, мин үз тормышымны үзгәртергә телим һәм тагын нәрсәдер эшләп карарга уйлыйм. Мин моңа әзер. Әйе, дөнья буйлап йөрү бик әйбәт, әмма миңа җитте инде,” диде.

Ул саубуллашу уеннары оештыруны, күп кеше катнашлыгындагы зур чараларны яратмавын әйтте. Марат Сафин, ниндидер бик яхшы уеннан соң, тавышсыз-тынсыз гына китәргә теләвен белдерде.

27 гыйнварда Маратның туган көне, аңа 29 яшь тулды.

Марат Сафин Казанның 1000 еллыгы бәйрәме белән кызыксынып, 2005 елның үктәбрендә әтисе Мубин Сафин белән бергә Татарстан башкаласына килгән иде. Аларны анда Татарстан җитәкчелеге кабул итте, танылган татар теннисчысы һәм аның әтисенә Казанның 1000 еллыгы медале тапшырылды.

Марат Сафин әнисе белән бергә ярышларга йөреп, кечкенәдән бирле теннис уйный башлый. 1997 елда профессиональ дәрәҗәдә уйнарга керешә.

2006 елда Русия такымы белән бергә Марат Дэвис кәсәсен яулап алды. 2005 елда ул "Австралия Опен" ярышында җиңде.

Соңгы елларда ул тезен һәм кулын яралап ярышларда катнашмый торды.

XS
SM
MD
LG