Accessibility links

Кайнар хәбәр

Асадуллаев йортына кем хуҗа?


Мәскәү татарларының мәдәни үзәге булган Асадуллаев йорты тирәсендәге мәсьәләләр әле һаман да ачыкланып беткәне юк.

Җитәкчеләр борчылуга урын юк дисәләр дә, йортның татарларга калу- калмавы да бәхәсле дип әйтергә урын бар. Хәзер инде йортны иң кимендә тагын биш елга татарларга бушка кулланырга бирелүен сораган хатлар Русия президенты администрациясенә юлланган булса да, ул тарафтан бернинди карар да юк.

Хәтта бу сорау белән танылган кардиохируг Ренат Акчурин президент аппараты җитәкчесе урынбасары Владислав Сурков белән дә рәсми булмаган сөйләшүләр уздыруы билгәле. Тик бу сөйләшүләр дә вәзгыяткә кискен үзгәрешләр кертмәгән. Бу хәлне бары тик бер кеше – президент аппараты идарәсе җитәкчесе Кашин хәл итә ала. Ә ул әлегә беркемне дә тыңламый, диләр. Чөнки Асадуллаев йортында президент аппараты идарәсе тарафыннан узган тикшерүләр нәтиҗәсенә караганда, алар бу йорт максатчыл кулланылмый дип язганнар. Шул маддәләрнең берничәсен әйткәндә, Асадуллаев йортында «Идел» рестораны эшләү, янгынга каршы чаралар күрелмәве һәм ремонт төзекләндерү эшләренең плансыз алып барулары күрсәтелгән.

Йортның язмышы хәл ителми торып, мили-мәдәни мохтариятнең хисап-сайлау җыелешы да уздырылмаячак. Чөнки генерал-полковник Рәсим Акчурин җитәкчелегендәге биш ел элек сайланган шура гына бүгенге көндә хатларга кул кую көченә ия булып кала. Әлбәттә бу эшләргә Татарстанның вәкиллеге дә битараф түгел. Чөнки Русия хөкүмәте, президент аппараты арасындагы хатлар вәкиллек аша тапшырыла. Без бу хакта Татарстанның вәкиле Назиф Мириханов белән әңгәмәләштек. «Бу мәсьәлә чишелмәслек түгел. Хөкүмәт структураларында бер хат йөреше бер айга сузыла. Без инде кирәкле урыннарга хатларны юлладык. Хәзер инде җавап көтәбез. Безнең максат тагын иң кимендә 5 елга, мәдәни үзәкне бушлай куллануга ирешү турындагы шартнәмә төзү», диде ул.

Шулай ук мохтариятнең хисап-сайлау җыелешын уздыру да йортның язмышын хәл итү мәсьәләсе белән бәйләнгән.

Назиф Мириханов милли-мәдәни автономиянең эшләре уңышлы барсын өчен, аның низамнамәсенә кайбер үзгәрешләр кертергә кирәк дип саный. Аның фикеренчә, автономия шура белән генә чикләнмичә, үзендә көндәлек эшне алып баручы башкарма комитет та сайларга тиеш. Назиф Мириханов шулай мили-мәдәни мохтарияттә аксакаллр һәм кайгыртучылар шурасы да эшләргә тиеш дип саный.

Шулай итеп, бүгенге көнгә кадәр татар мили-мәдәни үзәгенең язмышы хәл ителмәгән. Әлбәттә сүз бинаны бушлай алу турында бара. Русия президенты аппаратыннан чыккан карар арендага бирү турында булса, Назиф Мириханов белдергәнчә, елына 20 миллион сум аренда акчасы таләп ителәчәк. Аны Мәскәү татарлары күтәрә алырмы? Күтәрә алмаса йортка башка структараларны да кертергә мәҗбүр булачаклар. Бу хакта Назиф Мириханов кыска гына итеп «Базар мөнәсәбәтләре!», дип белдерде.
XS
SM
MD
LG