Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Зыялылар клубына 15 ел


Узган атна ахырында Мәскәүдәге татар-башкорт Зыялылар клубы үзенең 15 еллык юбилеен уздырды.

15 ел дәвамында клуб Мәскәү зыялыларын Татарстан һәм Башкортстанның мәдәни, мәгариф, фән дөньясы белән таныштыруга багышланган күп төрле чаралар уздырып килде. Зыялылар клубында «Сөембикә» һәм «Казан утлары» журналы кичәләре, татар театрының 100 еллыгына багышланган Галиәсгар Камал театры белән очрашулар, Татарстан һәм Башкортстан көннәре, «Әкият» курчак театры, язучылар берлеге әгъзалары чыгышлары, композиторлар Алмаз Монасыпов, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, Мәсгудә Шәмсетдиновага багышланган музыкаль сәхифәләр, Лев Гумилев, Рәшит Әхмәтҗанов иҗатын яктыртуга багышланган очрашулар, Илһам Шакировның 70 еллыгына багышланган юбилей кичәсе һәм башкалар уздырылган.

15 ел дәвамында 80-гә якын очрашу узган. Клубның 15 еллык юбилей бәйрәменә килгән 180-нән артык кунакка клуб хуҗалары бу юбилей өчен махсус нәшер ителгән клубның тарихын чагылдырган буклет һәм төрле елларда тасмага төшерелгән фильмнан җыелган 27 минутлык DVD кассетасын да бүләк иттеләр.

Юбилейга кунакларның да бик мәртәбәләре килгән иде. Клуб хуҗаларын дәүләт думасы исеменнән клуб әгъзәсе депутат Ильяс Мөслимов, Татарстанның һәм Башкортстанның вәкиллегеннән Назиф Мириханов һәм Ришат Юсыпов, мили-мәдәни мохтарият исеменнән Рәсим Акчурин котлады. Шулай ук узган гаилә елында Зыялылар клубында гаилә еллыгына багышлап уздырылган кичәне оештыруда ярдәм күрсәткән Русия татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Мәскәү өлкәсе мили-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Могтасаров та Зыялылар клубын юбилей белән котлады. Клубка юбилее белән котлап федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гильметдинов та телеграмма юллаган иде.


Мәскәү Зыялылар клубы Бөтендөнья татар конгрессы әгъзәсе дә. Шуның өчен бу бәйрәмгә конгрессның башкарма комитеты рәисе дә битараф калмаган. Юбилей кичәсендә катнашкан Ренат Закиров клубны бәйрәме белән котлап, аларга компьютер алуга рөхсәт биргән сертификат тапшырды.

Шулай итеп, Мәскәүнең татар-башкорт Зыялылар клубы үзенең 15 еллык юбилеен уздырды. Юбилей кичәсендә котлаулардан тыш танылган артистлар Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, Татарстанның атказанган артистлары Резедә Галимова, Роза Хабибуллина, Наилә Фатехова, җырчылар Рэдик Ефремов Сөмбел Билалова, баянист Илдар Сәләхов һәм башкалар чыгыш ясады.
XS
SM
MD
LG