Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчет акчасына кул сузганнар


Уфада бик зурдан кубып җәмигъ мәчете төзү эшләре башланган иде. Ул Салават Юлаев проспектында булачак.

2006 елда аны төзү өчен 300 миллион сум иганә акчасы да кергән булган. Ул акчалар туздырылып беткән. Аның бер өлеше мәчет саласы урындагы 16 йортның 6-сын күчерүгә киткән. Ул йортларда яшәүчеләргә канун белән каралганнан 2-5 тапкыр зуррак фатирлар бирелгән.

Бер өлеш акча мәчетнең нигезен сала башлауга тотылган. 106 миллионы төзелеш ширкатенең үз мәнфәгатенә киткән. Болар республиканың хисап-контроль палатасы тикшерүендә ачыкланды. Төзелеш эшләре белән “Торлактөзелешкомплектснаб” ширкате шөгыльләнә
XS
SM
MD
LG