Accessibility links

Русия һәм Куба кредит турында килеште


Русия президенты Дмитрий Медведев һәм Куба җитәкчесе Рауль Кастро Мәскәүдә хезмәттәшлек килешүләренә кул куйды. Русия Кубага 20 миллион долларлык кредит бирәчәк һәм азык-төлек ярдәме җибәрәчәк.

Моннан тыш Кубада "КАМАЗ" машиналарын төзү үзәген ачу һәм Кубага Русия очкычларын җибәрү турында килешенгән.

Бу Русия белән Куба арасында соңгы 20 елда беренче югары дәрәҗәдәге сөйләшүләр булып тора.
XS
SM
MD
LG