Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер башын сайларгамы, әллә билгеләргәме?


Бу мәсьәлә былтыр ук куертыла башлаган иде инде: имеш, мэр депуталар арасыннан сайлансын. Ләкин думаның үзендә үк бу җәһәттән фикер утраклыгы булмаганга, хәзер референдум уздыру кирәклеге турында сүз куертыла башлады.

Думаның матбугат үзәге белдерүенчә, депутатлар референдумга каршы килмиләр, чөнки бу – федераль канунга да туры килә.

Хәзер исә җирле матбугатта 12 миллион рубль таләп итүче референдум кирәкме-юкмы дигән мәсьәлә буенча бәхәс бара. Моны “кычытмаган җирне кашу” дип санаучылар да бар. Чынлап та, болай да үз көнен үзе күрә алмыйча, дотациягә яшәүче төбәкнең һәр тиенен уйлап, чамалап кулланырга кирәктер ич.

Ноябрь аенда ук шәһәр думасы өлкә үзәгенең 2009 елгы бюджетын кабул иткән иде инде. Аны кыю, хәтта революцион дип тә атадылар. Ә узган атнада шул ук кабул ителгән бюджетның барча матдәләрен дә кискәләп бетерделәр: 25 мең гаиләгә коммуналь хезмәт өчен түләүдә ярдәм итү куркыныч астында; Сәламәтлек саклауга каралган акчаны 232 миллионга киметәләр; “Экология” дигән матдәгә каралган 14 миллионның 9-ы киселә; Коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләү чыгымнары исә – 418 миллионга киметелә. Кыскасы барча чыгымнар киселә, дияргә була.

Ә ничек очын-очка ялгарга соң? – дигән сорауга җавап эзләү өчен, мэрия хезмәткәрләре күрше Мордовия башкаласы Сарански тәҗрибәсен өйрәнергә бармакчылар. Бу сәяхәт күпмегә төшәр тагын…

Шул ук вакытта өлкә башлыгы Сергей Морозов та, дума утырышына килеп, депутатлардан коммуналь хуҗалыкка түләүне 2008 ел дәрәҗәсендә калдыру турында карар кабул итүне сораган. Җитәкче даирәләргә ышансаң, газ, җылылык, кайнар су белән тәэмин итү 1 февральдән кимергә тиеш, ди.

Кризис дигәне ГИБДД дигән оешмага да тәэсир итми калмаган: яңа автомобильләрне терки алмый. Сәбәбе ифрат та гади - номерлар юк. Машиналар теркәү участокларында көне-төне чират саклыйлар, ди. Монысы җитәкче даирәләрнең начар эшләвеме – әллә гомум кризис чагылышымы, аңлаулары кыен.

Кризис дигәне, шулай итеп, һәркемнең дә башына суга кебек килеп чыга. Моның сәбәпләре турында уйлап карасаң, гомуммәгълүм шәхес Карл Марксның бер гыйбарәсе искә төшә. “Капитал хуҗалары эшче сыйныфны яңадан-яңа кыйммәтрәк тауарлар сатып алырга этәрәчәкләр. Шуның белән аны кредит өстенә кредит алу белән кызыктырып, түли алмаслык дәрәҗәгә төшергәнче.” Фәнни коммунизм авторы Маркска нинди генә карашта булма, хаклы булган икән бит ул! Адәм баласының психологиясе шул инде: баеган саен байыйсы килә. Нәтиҗәсе генә фаҗигале. Кредитын түли алмау аркасында үзенә кул салучылар турында да хәбәрләр булды әнә.
Төп сүзгә кайтсак, шушы арада шәһәр мэры Сергей Ермаков матбугат конференциясе уздырды. Өлкә үзәгенә элекке исемен кайтару әле дә көн тәртибендә, диде ул. Аныңча, матбугатта барган бәхәсләр белән шәһәр халкы таныш инде, хәзер уйлану вакыты. Карар кылуны тизләтү максаты юк. Шәһәргә тарихи исемен кайтару мәсьәләсе вакыты үзеннән-үзе килер.

“Азатлык” радиосы кебек үк, “Симбирский курьер” газетасы да яңа патриарх сайлануга карата үз фикерен белдерде. Аннан бер-ике гыйбрәтле җөмлә тәкъдим итәбез.

“Хәзер шулай куелган инде: РПЦ башлыгын сайлау кебек гадәти вакыйгага гомумдәүләти һәм гадәттән тыш статус бирелде. Бу чарада бөтен ил халкына катнашу тәкъдим ителде… Кирилл бик акыллы һәм каты куллы кеше. Аны реформатор, дип тә атыйлар. Чынлап инанучы христианнар реформа көтәләр дә. Шул исәптән, чиркәүнең чынлап та дәүләттән аерылуын һәм, димәк, халыкны борчыган мәсьәләләргә якынаюын да. Христианнар аннан Алексий II-дә булмаган нәрсәләрне дә көтәләр. Һәм дөрес көтәләр”, дип яза газета.

Әйтергә кирәк, әгәр чынлап та чиркәү дәүләттән аерылган булса, конституция таләпләре дә үтәлер иде. Шул исәптән, гомум мәктәпләрдә праваслау динен кертү, армиягә капелланнар җәлеп итү кебек тырышлыклар да шиңә төшәр идее, дип әйтүчеләр дә бар.
XS
SM
MD
LG