Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше гомере 250 мең сум белән бәяләнде


Җәүдәт Хәйруллин. Гаилә альбомы архивыннан
Җәүдәт Хәйруллин. Гаилә альбомы архивыннан

Җәүдәт Хәйруллинны милиция сорау алу өчен эшеннән алып китә. Әмма төнлә аны милиция идарәсендә асылынган килеш табалар. 6 ел тикшерүләрдән соң фаҗигага беркадәр ачыклык керә.

Вакыйга болай була. 2002 елның 5 сентябрендә Тукай районының Новый бистәсендә яшәүче бер кеше үтерелә. Җәүдәт Хәйруллин, Васыйл Васиков шушы кешенең үлеме алдыннан аның фатыйрында теге-бу турыда сөйләшеп утыралар. Аннан таралалар. Төнлә фатир хуҗасын үле килеш табалар. 5 көннән соң Васиковны үтерүдә гаепле дип, районның милиция идарәсенә алып китәләр. Тиешле 3 көн буена сорау алганнан соң милиционерлар язган аңлатмага кул куйгач, Васиковны чыгаралар. Соңыннан Васыйл Васиков Татарстан прокуроры Кафил Әмиров исеменә болай дип шикаять яза: “Өч көн буена мине диварга богаулар белән бәйләп куйдылар. Милиция үтерүдәге гаебемне тану өчен нык газаплады”.

Шушы ук вакытларда Җәүдәт Хәйруллинны да шаһит буларак эшеннән район милициясенә алып китәләр. Аннан да, җәзалау юлы белән сорау алалар. Ләкин Хәйруллин милициягә кирәкле җавапны әйтми булса кирәк, аңа противогаз кидерәләр. Противогаз аша һава кертмичә озаграк тоталармы, 51 яшьлек Хәйруллин түзә алмыйча, аңын югалтып егыла. Шуннан соң аны милиция йортының балконында, курткасының бер җиңен балкон тотынгычына бәйләнгән килеш, икенчесен муенена уралган килеш милиция өлкән лейтенанты таба. Бу күренеш Хәйруллин үз-үзен үтергән дигән нәтиҗәгә этәрә. Ләкин идәннән 1 метр биеклектә булган тотынгычка асылынып үләргә бик мөмкин түгел, диләр Казан хокук яклау оешмасы вәкилләре.

Тукай районы милициясе идарәсендә булган һәм башка вакыйгалар хакында мәрхүм Җәүдәт Хәйруллинның хатыны Фәния ханым түбәндәгеләрне сөйләде.

Фәния Хәйруллина
Фәния Хәйруллина

“Милициягә алып киткәннән соң, кичке сәгать 8-дә Җәүдәт шалтыратты, мин милициядә, иртән кайтырмын, диде. Кайтмады, иртән улымны районга эзләргә җибәрдем. Анда аңа Чаллы милициясенә әтиеңне җибәрдек, диләр. Эзли торгач, Чаллы хастәханәсендә таптык.

Җәүдәттән сорау алганда, башына клапаннары ябылган противогаз кидергәннәр. 4 минуттан артык һавасыз торса, кеше аңын югалта. Монда да шулай була. Ул 3 ай буена аңына килә алмады. Ни булганын ымлап та әйтмәде. Шул вакыт буена кыйммәтле дарулар алып, аны саклап чыктык. Яныннан китмәдек. Чөнки, булган хәлне сөйләмәсен өчен, милиция аңа берәр хәл ясарга мөмкин иде. Аларның гаепләре зур бит. Шаһит итеп алып китүгә 3 ай булгач, ирем үлде.

Бу хакта газетадагы язма аша Казан хокук яклаучылары белеп ала. Тикшерү башлана. Балконда куртка җиңе белән асылынган кеше аларда шик уята. Алар фикеренчә, асылынырга уйлаган кеше, балконның теге ягына сикерергә тиеш була. Шифахәнә табибы да муенда асылынган кешегә хас булган кызыл сызыклар булмавын белдерә”, ди Фәния Хәйруллина.

Кыскасы, Казан хокук яклаучылары зур эш башкара, Тукай милициясендә булган вакыйганы Татарстан прокуроры Кафил Әмиров контрольгә ала. Хәйруллинның үлеменнән соң, 6 ел узгач кына, аның асылынып үлмәвен, милиция идарәсендә ачыкланмаган шәхесләр тарафыннан кыйналып, җәзаланып үтерелүе раслана. Татарстан югары мәхкәмәсе үтерелгән Хәйруллиннар гаиләсенә 250 мең сум компенсация түләү турында карар чыгарды. Ләкин Хәйруллинның үлемендә гаепле кешеләрне таба алмаганнар. Тикшерү эшендә аларны “ачыкланмаган шәхесләр” дип атыйлар.

“Милиция идарәсендә кеше үлә, шуны ачыклау, дөреслекне табу мөмкин түгел”, ди мәрхүмнең хатыны Фәния. Ул 250 мең сум акчаны түләүләренә дә ышанып бетми.

XS
SM
MD
LG