Accessibility links

Картлар йортында 23 кеше янып үлде


Комида агач йортта чыккан янгында олы кешеләр һәм инвалидлар янып үлде. 3 февраль Комида матәм көне дип игълан ителде.

Коми республикасы Подьельск шәһәрендә шимбә кич янгын чыгып 20дән артык олы кеше һәм инвалид янып үлде. Тикшерүчеләр 23 кешенең мәетен тапты.

Коми җитәкчесе урынбасары Павел Орда сүзләренә караганда, бу йорт шәһәр фонды карамагында булган. Олы яшьтәге кешеләр аны шәһәрдән арендага алып торган. Ул йортта олыларга социаль ярдәм күрсәтелгән.

"Картлар йортында күптән түгел яңа электр чыбыклары үткәрелде, янгынны хәбәр итү өчен сигнализация урнаштырылды, янгынга каршы бөтен шартлар үтәлде", дип сөйләде республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте башлыгы Константин Бобров.

Тәмәке тарту почмагында чыккан янгынны беренче булып сакчы күргән. Башта ул аны үзе генә сүндерергә тырышкан. Соңырак күрше йортларда яшәүчеләр янгын сүндерүчеләрне чакырган. Янгын сүндерү хезмәте Подьельскидан 22 чакрымда урнашкан булуы сәбәпле, машиналар килеп җиткәндә янгын инде йортны каплап алган булган.

Янгын тәмәке төпчегеннән чыккан булырга мөмкин, диләр. Әмма белгечләр махсус ут төртелү ихтималын да тикшерә.

Икедән артык кешенең үлеменә китергән иминлек кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә (Русия җинаять кодексының 219 маддәсе 3 пункты) җинаять эше ачылган.

3 февраль Комида матәм көне дип игълан ителде.


XS
SM
MD
LG