Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Беларус һава һөҗүменнән саклану системасы төзи


Русия белән Беларус һава һөҗүменнән саклану өчен уртак система булдыру турында килеште.

Килешү сишәмбе Мәскәү Кирмәнендә президентлар Дмитрий Медведев белән Аляксандр Лукашенко арасындагы сөйләшүләрдән соң имзаланды.

Килешү турында тәфсиллерәк мәгълумат әлегә бирелми.

Сөйләшүләр башында Медведев килешү Русиянең дә, Беларусның да саклану мөмкинлекләрен шактый ныгытачак диде.

Элегрәк Русия рәсмиләре АКШның Көнчыгыш Европада ракета калканы урнаштыру ниятенә җавап буларак Беларуста ракеталардан саклану сисмемасы урнаштыру мөмкинлеге турында әйткән иде.
XS
SM
MD
LG