Accessibility links

Кайнар хәбәр

Манасны ябу кемгә файдалы?


Кыргызстан АКШның Манас хәрби базасын ябарга җыена. Мәскәү Бишкәккә 2 миллиард доллардан артык кредит вәгъдә итте.

Мәскәүгә Күмәк иминлек килешүе сөйләшүләренә килгән Кыргызстанның Иминлек шурасы башлыгы Адохан Мадумаров, парламент АКШ гаскәрләрен чыгару карарын кабул итсә, аларга Манастан 180 көн эчендә китәргә туры киләчәк, диде. Бу 6 ай якларның рәсми кагазьләр белән алмашкан көннән башлап санала, диде Мадумаров.

Кыргызстан президенты Бакиев базаны ябу карары турында 3 февральдә игълан итте. Бакиев моны акчача бәйләргә тырышты.

“АКШ ягы белән Манас базасын куллану өчен компенсация турында берничә тапкыр сөйләштек. Әмма аңлаша алмадык. Без инде 3 ел буе килешүне яңадан карап чыгу турында сөйләп киләбез, компенсация ягы безне бөтенләй канәгатьләндерми”, диде ул.

Бишкәктә эшләүче Русия һәм Үзәк Азия белгече Пол Куин Жадж Кыргызстанның бу карарын геосәясәткә түгел, акчага бәйли.

“Кыргызстанга акча кирәк. Ил бик авыр хәлдә. Хакимият, халыкны язын көтелә торган протест чараларыннан тотып калыр өчен һәм президент Бакиев вакытыннын элек яңадан сайланырга уйласа, аның өчен җитәрлек акча тупларга тели” дигән фикердә тора белгеч.

Бишкәк акчаны Мәскәүдән алмакчы

Кыргызстан президенты Бакиев Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашты. Ике ил арасында килешү имзаланды.

Русия Кыргызстанга 150 миллион долларлык финанс ярдәм һәм 2 миллиард долларлык кредитлар бирергә вәгъдә итә. Шуның белән бергә, ике ил бергәләп Конгаратински-1 су электр станциясен төзергә сөйләште.

Төбәк белгече Пол Куин Жадж фикеренчә, бу Мәскәүнең Үзәк Азиягә мөнәсәбәте үзгәрә баруы турында сөйли. Моңарчы Мәскәү Кыргызстанга алай зур кызыксыну күрсәтми иде, хәтта президенты белән канәгать булмыйча, аны даими тәнкыйтьләп килде, ди Жадж.

Шул ук вакытта Жадж фикеренчә, Манас базасын ябу карары, Русиягә АКШ белән катырак сөйләшә башларга мөмкинлек бирә.

Мәскәүнең аргументлары арты


Мәскәүдәге хәрби эксперт Павел Фельгенхауер Манас халыкара базасын ябу көчле күршеләрнең күңеленә хуш киләчәк дип саный. АКШ хәрбиләренең 2001 елда 11 сентябрь вакыйгаларыннан соң Кыргызстанга килеп урнашуы, Русия һәм Кытай хәрби җитәкчеләренең ачуын чыгарган иде, дип искә ала ул.

Икенче яктан, бу гамәл Америка һәм Русия мөнәсәбәтләре яхшырыр дигән өметнең акланмавын күрсәтә, ди Фельгенхауер. Аның фикеренчә, Манас базасын ябу карарында Мәскәүнең АКШның яңа идарәсенә кискен каршы килүе чагылды.

Хәрби эксперт Тим Риплей исә, Русиянең АКШ һәм Үзәк Азиягә карашы үзгәрә дигән фикер белән килешми.

Русия АКШ һәм НАТОның Үзәк Азия аша Әфганстанда тимер юл кору һәм яңа юллар төзү карарларын яклап килде, дип әйтә ул.

Шул ук вакытта Риплей, Манас базасының ябылуы АКШка зур кыенлыклар тудыруы турында да искәртә. Манас Әфганстандагы гаскәрләргә корал, башка әйберләрне ташу, тиз арада барып җитү өчен уңайлы урын иде. Хәзер Пакыстан юлы гына кала, ә ул имин түгел.

Риплей, башка белгечләр кебек ук, Манас базасын ябу теләге Бишкәкнең күбрәк акча өмет итүенә килеп тоташа, дип саный.

Оппозиция каршы

Шул ук вакытта Кыргызстандагы оппозиция вәкилләре АКШ хәрбиләренең куылуына каршы.

Иминлек шурасының элекке сәркәтибе Мирослав Ниязов, халыкара базаның ябылуы Кыргызстанның икътисадына һәм иминлегенә зур зыян салачак, дип белдерде. Аның уйлавынча, бу адым халыкара инвестицияләрнең килүенә дә юлны ябырга мөмкин.

Манас хәрби базасын ябу карары бөтен Азия төбәгенә, геосәясәткә үз тәэсирен ясады инде.

Кыргызстан парламенты АКШ хәрбиләрен чыгару канунының өлгесен әзерләгәндә, Вашингтон, Мәскәү, Пекин һәм Кабулдагы җитәкчеләр вәзгыятне күзәтеп тора.
XS
SM
MD
LG